Сишәмбе, 29 Сентябрь 2015 14:02

Татарстанда бердәнбер

Шушы көннәрдә Чаллыдан бер төркем язучылар Түбән Кама шәһәрендәге Габдулла Тукай исемендәге ял һәм уку паркында булып кайттылар. Чаллы язучылар берлегенең бу сәфәрне оештыруы очраклы түгел – гаҗәеп парк ул. Проект авторы һәм аны гамәлгә ашыручыларның берсе Фирдәвес Ханов сүзләре белән әйтсәк, мондый парк Татарстанда бердәнбер.
Агымдагы елның август азагында Төркиянең Болу шәһәрендә "Керуглы" дип исемләнгән халыкара симпозиум узды. Әлеге чара Төркия дәүләте Туризм министрлыгы, Болу шәһәре мэриясе, Болуның Абант Иззет Байсал университеты тарафыннан оештырылды. Анда Татарстаннан ТР Язучылар берлеге әгъзасы, Г.Тукай әдәби музее фәнни хезмәткәре  Гөлнур Корбанова катнашты.
Пәнҗешәмбе, 10 Сентябрь 2015 16:28

Язучылар берлегенең идарә утырышында

   9 сентябрьдә Татарстан язучылар берлегенең чираттагы идарә утырышы үткәрелде. Аны берлек рәисе шагыйрь Рафис Корбан алып барды.
Сишәмбе, 08 Сентябрь 2015 09:31

Шигъри сүз бергә җыя

     Илебездә игълан ителгән «Әдәбият елы» дәвам итә. Шул уңайдан республикабызда, районнарда, шәһәребездә әдәби чаралар уза тора. Чаллыда чираттагы шигъри бәйрәм әдәбият сөючеләрне 5 сентябрь көнне Тукай скверына җыйды.
Пәнҗешәмбе, 03 Сентябрь 2015 15:48

Зәй районы Төркиядән кунак кабул итте

Зәй районының Урта һәм Югары Баграж авыллары халкы бу көннәрдә  Төркиядән кунак кабул итте. Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗев биографиясе белән тыгыз бәйләнештә әлеге авылларның даны Төркиянең Стамбул университетында да игътибарны җәлеп иткән. Шуның белән бәйле рәвештә уртабагражлылар ипи тоз, якты йөз, милли җыр-биюләр белән тәрҗемәче Фатих Котлу, төрек галиме…
Зәй районы Урта Баграж авылында Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевның әти-әнисе яшәгән йортка мемориаль такта кую тантанасы булды.
Пәнҗешәмбе, 27 Август 2015 11:07

Минзәлә язучыларны җыйды

     2015нче ел – Әдәбият елы. Менә шуны истә тотып Минзәлә районы китапханәсендә Чаллыдан килгән язучылар белән очрашу булды. Язучыларыбыз илебездә игълан ителгән Әдәбият елы, Милли китапханәбезнең 150 еллыгы һәм тиздән узачак Президент сайлаулары алдыннан халык белән бер күрешү өчен килгәннәр иде. Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, «Көмеш кыңгырау»…
Страница 17 из 29
Союз писателей РТ