Дүшәмбе, 20 Июль 2015 11:32

Дөнья танып, зурлап сөйләсен

Татарстан  Республикасы президентын сайлау уңаеннан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге очрашулар башлап җибәрде. Аларның беренчесе Тукай районы Калмия авылында булып узды.
Татарстан районнарында язучыларның халык белән очрашуы дәвам итә. 10 июльдә әдипләребездән торган иҗат группасы Азнакай якларында булды. Алар бәйрәмгә дә туры килделәр, Азнакайда бик зурлап “Маяк” газетасы чыга башлауга 85 ел тулуын билгеләп үттеләр. Шул уңайдан сезнең игътибарга маяклылар җибәргән язманы тәкъдим итәбез.
Пәнҗешәмбе, 09 Июль 2015 15:28

Язучылар берлегендә ифтар мәҗлесе

     Изге Рамазан аеның соңгы атнасына керәбез. Республикабыз күләмендә төрле оешмаларда үткәрелгән ифтар мәҗлесләре ураза тотучыларны, гомумән, барыбызны да берләштереп, бу вакыйгага олы бәйрәм төсмерләрен кертә.
Пәнҗешәмбе, 09 Июль 2015 11:47

Язучылар тагын халык алдында

     Сентябрь аенда үтәчәк Татарстан республикасы Президентын сайлау уңаеннан Язучылар берлеге районнарда очрашулар башлап җибәрде. Андый очрашуларның берсе, атна башында, Әлмәт шәһәрендә үткәрелде.  Ә кичә, 8 нче июльдә, Язучылар берлеге рәисе, шагыйрь Рафис Корбан, шагыйрә Гөлнур Корбанова, Ресублика милли китапханәсенең бүлек мөдире Асия Махнина Биектау районының Ямаширмә, Әтнә районының Күәм…
Пәнҗешәмбе, 11 Июнь 2015 10:05

Арча – Әлифба ватаны булсын

Арча педагогия көллиятендә “Әлифба” музееның 15 еллыгы уңаеннан үткәрелгән Бөтенроссия фәнни–гамәли конференциядә галимә, филология фәннәре кандидаты, атказанган укытучы Рәсимә Шәмсетдинова Әлифба дәреслегенә һәйкәл куярга дигән тәкъдим белән чыккан иде. Аның бу тәкъдиме хуплап алынды. Һәйкәлне иҗат итәргә Арчада яшәүче талантлы яшь скульптор Михаил Сафин алынды.
Чәршәмбе, 10 Июнь 2015 14:35

Могҗизалар бакчасында

    1 июнь Халыкара балаларны яклау көне. Шул уңайдан Язучылар берлеге йорты бакчасында кечкенә дусларыбыз өчен үзенчәлекле бәйрәм оештырылды. Үтеп-йөрүчеләр игътибар иткән булгандыр, моннан берничә атна элек безнең бакчада Тукай әкиятләренең персонажлары, агач сыннар барлыкка килгән иде. Балаларны ул бик тә кызыксындырды, алар жыелышып сыннарга кушаматлар да биреп өлгерделәр. Бакчадагы…
Пәнҗешәмбе, 21 Май 2015 13:16

Туган якта бәйрәм тантанасы

     Җиһанның яңарган, шау чәчәккә күмелгән гүзәл чоры. Табигатьнең шушы илаһи мизгелендә без сәфәргә кузгалдык. Туган җир чакыруы үзенә дәшеп кайтарды.      15 нче май көнне Актаныш ягы иҗат әһелләрен үзенә җыйды. Актаныш районының Пучы авылында Нур Баян исеме белән башланып киткән фестиваль инде алтынчы ел рәттән Г.Тукай премиясе лауреаты,…
Страница 18 из 28
Союз писателей РТ