Чәршәмбе, 29 Июль 2015 14:52

Чәчәк бәйләмнәре язучыларга иде

     Кичә 28 июль көнне драматург Рәдиф Сәгъди һәм шагыйрь Рифат Сәлах Буа һәм Чүпрәле районнарына юл тотты. Рәдиф Сәгъди Татарстан Язучылар берлегенең Буа районындагы кураторы, даими вәкиле булса, Рифат Сәлахның туган ягы – Буа төбәге.      Президент сайлауларына әзерлек белән әдәби иҗат бер-берсен тулыландырып кына тора икән. Буа белән…
Җомга, 24 Июль 2015 09:30

Бердәмлегебез югалмасын

Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге әгъзалары Алабуга шәһәр үзәк китапханәсендә очрашуда булды.Китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Нурия Закирова очрашуга җыелган күпсанлы әдәбият сөючеләрне килгән кунаклар - язучылар, шагыйрьләр белән таныштырды. Һәрберсенең үз иҗади “күчтәнәче” бар иде.
Дүшәмбе, 20 Июль 2015 11:32

Дөнья танып, зурлап сөйләсен

Татарстан  Республикасы президентын сайлау уңаеннан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге очрашулар башлап җибәрде. Аларның беренчесе Тукай районы Калмия авылында булып узды.
Татарстан районнарында язучыларның халык белән очрашуы дәвам итә. 10 июльдә әдипләребездән торган иҗат группасы Азнакай якларында булды. Алар бәйрәмгә дә туры килделәр, Азнакайда бик зурлап “Маяк” газетасы чыга башлауга 85 ел тулуын билгеләп үттеләр. Шул уңайдан сезнең игътибарга маяклылар җибәргән язманы тәкъдим итәбез.
Пәнҗешәмбе, 09 Июль 2015 15:28

Язучылар берлегендә ифтар мәҗлесе

     Изге Рамазан аеның соңгы атнасына керәбез. Республикабыз күләмендә төрле оешмаларда үткәрелгән ифтар мәҗлесләре ураза тотучыларны, гомумән, барыбызны да берләштереп, бу вакыйгага олы бәйрәм төсмерләрен кертә.
Пәнҗешәмбе, 09 Июль 2015 11:47

Язучылар тагын халык алдында

     Сентябрь аенда үтәчәк Татарстан республикасы Президентын сайлау уңаеннан Язучылар берлеге районнарда очрашулар башлап җибәрде. Андый очрашуларның берсе, атна башында, Әлмәт шәһәрендә үткәрелде.  Ә кичә, 8 нче июльдә, Язучылар берлеге рәисе, шагыйрь Рафис Корбан, шагыйрә Гөлнур Корбанова, Ресублика милли китапханәсенең бүлек мөдире Асия Махнина Биектау районының Ямаширмә, Әтнә районының Күәм…
Пәнҗешәмбе, 11 Июнь 2015 10:05

Арча – Әлифба ватаны булсын

Арча педагогия көллиятендә “Әлифба” музееның 15 еллыгы уңаеннан үткәрелгән Бөтенроссия фәнни–гамәли конференциядә галимә, филология фәннәре кандидаты, атказанган укытучы Рәсимә Шәмсетдинова Әлифба дәреслегенә һәйкәл куярга дигән тәкъдим белән чыккан иде. Аның бу тәкъдиме хуплап алынды. Һәйкәлне иҗат итәргә Арчада яшәүче талантлы яшь скульптор Михаил Сафин алынды.
Страница 19 из 29
Союз писателей РТ