Пәнҗешәмбе, 09 Июль 2015 11:47

Язучылар тагын халык алдында

     Сентябрь аенда үтәчәк Татарстан республикасы Президентын сайлау уңаеннан Язучылар берлеге районнарда очрашулар башлап җибәрде. Андый очрашуларның берсе, атна башында, Әлмәт шәһәрендә үткәрелде.  Ә кичә, 8 нче июльдә, Язучылар берлеге рәисе, шагыйрь Рафис Корбан, шагыйрә Гөлнур Корбанова, Ресублика милли китапханәсенең бүлек мөдире Асия Махнина Биектау районының Ямаширмә, Әтнә районының Күәм…
Пәнҗешәмбе, 11 Июнь 2015 10:05

Арча – Әлифба ватаны булсын

Арча педагогия көллиятендә “Әлифба” музееның 15 еллыгы уңаеннан үткәрелгән Бөтенроссия фәнни–гамәли конференциядә галимә, филология фәннәре кандидаты, атказанган укытучы Рәсимә Шәмсетдинова Әлифба дәреслегенә һәйкәл куярга дигән тәкъдим белән чыккан иде. Аның бу тәкъдиме хуплап алынды. Һәйкәлне иҗат итәргә Арчада яшәүче талантлы яшь скульптор Михаил Сафин алынды.
Чәршәмбе, 10 Июнь 2015 14:35

Могҗизалар бакчасында

    1 июнь Халыкара балаларны яклау көне. Шул уңайдан Язучылар берлеге йорты бакчасында кечкенә дусларыбыз өчен үзенчәлекле бәйрәм оештырылды. Үтеп-йөрүчеләр игътибар иткән булгандыр, моннан берничә атна элек безнең бакчада Тукай әкиятләренең персонажлары, агач сыннар барлыкка килгән иде. Балаларны ул бик тә кызыксындырды, алар жыелышып сыннарга кушаматлар да биреп өлгерделәр. Бакчадагы…
Пәнҗешәмбе, 21 Май 2015 13:16

Туган якта бәйрәм тантанасы

     Җиһанның яңарган, шау чәчәккә күмелгән гүзәл чоры. Табигатьнең шушы илаһи мизгелендә без сәфәргә кузгалдык. Туган җир чакыруы үзенә дәшеп кайтарды.      15 нче май көнне Актаныш ягы иҗат әһелләрен үзенә җыйды. Актаныш районының Пучы авылында Нур Баян исеме белән башланып киткән фестиваль инде алтынчы ел рәттән Г.Тукай премиясе лауреаты,…
     18 майда Язучылар берлегендә кызыклы гына очрашу булды. Петербург университеты чакыруы буенча Россиягә килгән Монголиянең танылган язучылары Лувсандамба Дашням һәм Дарма Батбаяр илләренә кайтышлый Казанда булып, татар язучылары белән очраштылар.
Пәнҗешәмбе, 07 Май 2015 12:31

Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышлап

Фронтовик әдипләр. 27 апрель, 1947 ел.Беренче рәттә (сулдан): Ә.Маликов, М.Мазунов, С.Хәким, З.Шаһимуратов, М.Хөсәен, Ш.Мөдәррис. Икенче рәттә: Х.Садрый, Ш.Маннур, Ә.Ерикәй, А.Шамов, Р.Ишморат, Г.Бакиров. Өченче рәттә: Г.Әпсәләмов, Г.Насрый, Ә.Айдар, А.Әхмәт, В.Зимной, Х.Госман. Дүртенче рәттә: Ә.Еники, Ә.Исхак, Ә.Фәйзи, Х.Шабанов.
Бәйрәм чаралары сәгать 11.00дә башкаланың Тукай скверында шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салудан башланып китте. Тантанада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, аның урынбасары Римма Ратникова, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов,  ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, шулай ук Дагстан Республикасы башлыгы Рамазан Абдуллатыйпов, Татарстан Язучылар берлеге вәкилләре, гомумән, татар җәмәгатьчелеге,…
Страница 20 из 30
Союз писателей РТ