Якшәмбе, 26 Апрель 2015 10:24

Язучы кеше күңеленә юл тапкан

Апрель аеның кичке матур кичендә Карауҗа авыл мәдәният йортында яраткан язучыбыз Факил Сафин белән булган җылы очрашу турында язырга телим. Ул  Әдәбият елы кысаларында үтте.
Шимбә, 25 Апрель 2015 08:23

Язучылар Актаныш районында

20 нче апрель көнне Актаныш районы Аккүз авылындагы мәдәният йорты балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларны, мәктәп укучыларын, укытучыларны һәм әдәбият сөюче дусларын үзенә җыйды. Тукай айлыгы кысаларында узган әдәби-музыкаль кичәгә Чаллы язучылары кунак итеп чакырылган иде. Күренекле прозаик, шагыйрь һәм республикабыздагы бердәнбер балалар газетасы «Көмеш кыңгырау»ның баш мөхәррире Факил Сафин һәм…
Шимбә, 25 Апрель 2015 08:19

Үз милләтем өчен җырлар язам

Чаллы каласының «Сукырлар (Күзләре начар күрүчеләр) җәмгыяте»ндә (җиткәчесе Әнвәр Закиров) Тукай айлыгы кысаларында «ҮЗ МИЛЛӘТЕМ ӨЧЕН ҖЫРЛАР ЯЗАМ» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Кичәне Яр Чаллы үзәкләштерелгән китапханәләр челтәренең 28 нче бистәдә урнашкан филиалы китапханәчесе Галия Биккулова әзерләп алып барды. Ул Тукай көннәре уңаеннан үткәрелгән әлеге бәйрәмгә кунак итеп шагыйрә…
Җомга, 24 Апрель 2015 17:37

Тукай безгә бик якын

Республикабызда үтә торган сөекле шагыйребез Габдулла Тукай көннәре Балтач җирлегендә башлана дип әйтергә тулы нигез бар. Халкыбызның бөек улы зур югалтуын кичергән – яшьли әнисен үз җиренә сыендырган Сосна Пүчинкәсе авылында бара торган матур традицияне дәвам итеп, Татарстан Язучылар берлегеннән бер төркем язучылар, шагыйрьләр килде бүген.
Пәнҗешәмбе, 23 Апрель 2015 13:29

Көллияттә Тукай бәйрәме

Шушы көннәрдә Яр Чаллы политехника көллиятендә бөек шагыйребез ГабдуллаТукайның туган көне уңаеннан Шигърият бәйрәме узды. «Тукай яши безнең йөрәкләрдә» дип исемләнгән бәйрәмгә Татарстан язучылар берлеге әгъзалары Галиәхмәт Шаһи, шагыйрә Әлфия Ситдыйкова һәм «Ләйсән» әдәби берләшмәсе әгъзасы Рушания Гыйлаҗева кунак итеп чакырылганнар иде.
Пәнҗешәмбе, 23 Апрель 2015 13:20

Сәнгатьле шигырь сөйләү бәйгесе

Илләр буйлап Тукай айлыгы атлый. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, төрле мәдәният йортларында, китапханәләрдә бөек шагыйрьгә багышланган чаралар уза тора. Габдулла Тукай туган көне уңаеннан ел саен Яр Чаллы шәһәре күләмендә уза торган сәнгатле шигырь сөйләү бәйгесенең беренче туры быел 49 нчы санлы «Гөлназ» татар балалар бакчасында үткәрелде.
Чәршәмбе, 22 Апрель 2015 13:10

Нонна Николаевна Орешина

Республикабыз җәмәгатьчелеге авыр югалтуга дучар булды. 20 апрель көнне язучы, журналист, Г.Державин һәм М.Горький исемендәге әдәбия премияләр лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Нонна Владимировна Орешинаның 82 нче яшендә йөрәге тибүдән туктады.
Страница 21 из 29
Союз писателей РТ