дип башлады Рәшит Бәшәр үз чыгышын Факил Сафинның күптән түгел генә  басылып чыккан  “Кибеткә баручы аю” исемле китабын  тәкъдим итү кичәсендә. Чаллы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге Үзәк китапханәсенең  актлар залын тутырып утыручы балаларны бераз гаҗәпкә калдырып: ”Сезнең өчен язу – бик авыр, җитди һәм җаваплы хезмәт ул”, – дип тә өстәде…
Сишәмбе, 10 Март 2015 16:58

Язгы бәйрәм белән!

     Халыкара хатын-кызлар көне – яз килүен белдергән иң матур бәйрәмнәребезнең берсе. Ә инде чәчәк букетлары һәм нигъмәтләр тулы өстәлләр артына матур затларыбыз, алай гына да түгел танылган иҗат әхелләре – шагыйрәләребез, язучыларыбыз җыелса, икеләтә тантана дигән сүз.
Пәнҗешәмбе, 05 Март 2015 09:45

Әдәби марафон

     3 нче март көнне Чаллы телерадиокомпаниясенең “Күңел” радиосы Муса Җәлил исемендәге Үзәк китапханә һәм Татарстан Язучылар оешмасының Чаллы бүлеге белән берлектә Халыкара язучылар көне уңаеннан республикакүләм “Язучылар көне” дип исемләнгән радиомарафон оештырды.
     Шушы көннәрдә генә Чаллы язучылары Түбән Кама шәһәрендә булып кайтты. Мәктәп укучылары, укытучылар, тәрбиячеләр, китапханәчеләр, язучылар, «Кама таңнары»  әдәби берләшмәсе әгъзалары  җыелган залда «Зур дәрьялар чишмәләрдән башлана»  дип исемләнгән кичә узды. Аны Үзәк китапханәнең халык белән эшләү  бүлеге мөдире Әнфисә Фәйзетдинова әзерләде һәм алып барды. 
27 февральдә Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты республикада милли әдәбиятлар үсеше һәм актуаль проблемаларына багышланган киңәшмә үткәрде. Анда республика министрлыклары һәм ведомстволары, югары уку йортлары, иҗади оешмалар вәкилләре, язучылар, укытучылар һәм галимнәр катнашты.
Пәнҗешәмбе, 26 Февраль 2015 10:16

Ихлас җанлы шагыйрьләр

     24 нче февраль көнне Чаллы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге Үзәк китапханәсендә шагыйрьләр Хәниф Хөснуллин һәм Мәхмүт Газизовны искә алу кичәсе узды. Кичәне китапханәче, Әдәбият тарихы музее җитәкчесе Роза Хәмидуллина әзерләде һәм алып барды.
Чәршәмбе, 25 Февраль 2015 09:41

«Бәхетле бул!»

      19 февральдә Буа шәһәрендә Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы, Гомәр Толымбай премиясе лауреаты, Каюм Насыйри исемендәге премия дипломанты, “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе иясе, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Бөтендөнья татар конгрессының Буа бүлекчәсе каршындагы “Ак калфак” хатын-кызлар клубы, “Буа энҗеләре” әдәби берләшмәсе, Р.Харис исемендәге “Сәнгатьне күрү”…
Страница 22 из 26
Союз писателей РТ