Дүшәмбе, 13 Апрель 2015 09:55

Уйлы яну

Шәмдәй янам... Яктылыгым Кешеләргә өләшим! Шигырендәгечә гомере буе җан балкышыннан туган бөтен яктылыкны, җылылыкны тирә-юньдәгеләргә мулдан өләшеп яшәүче шагыйрә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөләйха Минһаҗева шаулатып туган көнен – юбилеен билгеләп үтте.
Җомга, 10 Апрель 2015 10:19

Язучылар десанты

     Рухи кыйммәтләрнең өстенлегенә ирешүдә әдәбият, китапның роле әйтеп бетергесез зур. Әдәбият, китап, язучы. Бу өч төшенчәне бер-берсеннән аерып каравы да кыен. Матур әдәбият ул – серле дөнья, матурлык белән сугарылган дөнья. Әдәбият дигән серле дөньяны кешелек үзен саклап калыр өчен, бер гомер эчендә әллә ничә гомер яшәп алыр өчен,…
Чәршәмбе, 08 Апрель 2015 15:30

Мин кулыма китап алам...

Лениногорск шәһәре Үзәк китапханәсендә үткәрелгән әдәби кичә бөек шагыйребезнең шушы шигъри юллары белән башланып китте.
Чәршәмбе, 08 Апрель 2015 15:23

“Табылдык”ны таныттык

     Әлмәт шәһәренең 2 нче китапханәсендә язучы, шагыйрә, дүрт китап авторы, Р.Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләк иясе Минзифа Әхмәтшинаның балалар өчен нәшер ителгән "Табылдык" китабын тәкъдирләү кичәсе булып узды.
Сишәмбе, 07 Апрель 2015 14:16

«Идел-йорт»ның халык театрлары

     Әдәбият елында күп төрле чаралар үткәрелә. Мәдәният министрлыгы оештырган үзешчән театр коллективларының Регионара фестивль-конкурсы да быелгы бәйгесен Әдәбият елына, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышлый. Язгы айларда республикабызның сигез төбәгендә фестивальнең икенче туры җиңүчеләрен билгеләү буенча чыгышлар дәвам итә.Аннары ел дәвамында өченче һәм дүртенче турлар үтәчәк. Җиңүчеләр яңа…
Чәршәмбе, 01 Апрель 2015 14:29

Татар шагыйрьләре Мордовиядә

     27 мартта Мордовия Республикасының Ләмбрә мәктәбендә Әдәбият елы уңаеннан “Шагыйрь моңы” дип аталган бәйрәм үткәрелде. Анда Казаннан килгән кунаклар, күренекле балалар шагыйре, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан һәм шагыйрь, тәнкыйтьче, галим Мөдәррис Вәлиев тә катнаштылар.
Чәршәмбе, 01 Апрель 2015 13:16

Туган җирдә тәүге имтихан

     Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Чаллы шәһәренең мактаулы гражданины, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рахман Шәфигуллинның туган ягында, Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек авылында, иҗатына багышланган кичә үтте. Анда язучының якташлары, район хакимияте вәкилләре катнашты. Шулай ук Чаллыдан иҗатташ дуслары да кайтты.
Страница 23 из 30
Союз писателей РТ