Чәршәмбе, 01 Апрель 2015 13:16

Туган җирдә тәүге имтихан

     Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Чаллы шәһәренең мактаулы гражданины, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рахман Шәфигуллинның туган ягында, Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек авылында, иҗатына багышланган кичә үтте. Анда язучының якташлары, район хакимияте вәкилләре катнашты. Шулай ук Чаллыдан иҗатташ дуслары да кайтты.
Сишәмбе, 31 Март 2015 13:43

Оренбург театры Чаллыда

     Бөтендөнья театр көнендә Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театры артистлары (җитәкчесе  Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Абдуллаев) Чаллыга бер көнлек гастрольгә килделәр.
Җомга, 27 Март 2015 13:45

Китап кибетендә очраштылар

26 мартта балалар әдәбияты остаханәсенең чираттагы утырышы үткәрелде. Иҗат әһелләре бу юлы Татарстан китап нәшриятының фирма кибетендә очраштылар һәм сөйләшү 2014 елда балалар өчен дөнья күргән китаплар турында булды.
Пәнҗешәмбе, 26 Март 2015 10:47

Каләм җиле

 Роберт Әхмәтҗановка – 80      Шигырь язучылар, шөкер, күп. Шагыйрьләр санаулы гына. Шуларның берсе – Роберт Әхмәтҗанов. Кызганыч, аның иҗаты үзе исән чагында ук беркадәр үгисетелгән. Сәбәбе – яраклаша белмәгән холкы гына түгелдер, түрә булып тормаган һәм беркайчан да узгынчы дәрәҗәләргә кызыкмаган, яисә үзеннән мескенрәк хәлдәге бәндәләргә тәлинкә тотмаганга күрәдер.…
Чәршәмбе, 25 Март 2015 09:24

Әдәби бәйге

     Татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау максатыннан, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Язучылар оешмасы белән берлектә татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе игълан иткән иде.
Дүшәмбе, 23 Март 2015 12:48

“Кар юлы”

     Сирень Якупованың шул исемдәге шигырь китабы, Татарстан китап нәшриятында чыккан һәрбер басма шикелле үк, бик тә сыйфатлы, зәвыклы, тышлыгы белән үк үзенә тартып тора. Бу җыентык узган елның көзендә, җиргә беренче кар төшкән көннәрдә дөнья күрде. Ә менә быел яз башында, шул ак карлар эреп гөрләвек булып аккан  мәлдә,…
Чәршәмбе, 18 Март 2015 10:26

Яз ае Ижауга бәйрәм алып килде

     Быел яз иртәрәк килде. Яз алдан килә икән, дигән сүзләргә башта имеш-мимеш итеп кенә карасак та, юраулар юш килде: февраль аенда ук күктә күзләрне чагылдыра торган кояш пәйда булды, тып-тып тамчылар тамарга тотынды.      Апрель ае – Ижау шәһәрендә генә түгел, илебезнең татарлар яшәгән барлык төбәкләрендә дә Габдулла Тукайны искә…
Страница 24 из 30
Союз писателей РТ