Сишәмбе, 17 Февраль 2015 09:17

Батырлыгы – ил һәм халык йөрәгендә

Бар җырымны илгә багышладым, Гомеремне дә бирәм халкыма, – дип язган фашизм дигән кешелек дошманына нәфрәт уты белән янган һәм тоткынлыкта да аны җир йөзеннән юк итү өчен көрәшкән каһарман-шагыйребез Муса Җәлил. Ә ил бәйсезлеге, якты киләчәк  өчен гомерен кызганмаган ир-егетләрен халык беркайчан да онытмый, алар исеме белән шәһәр-авыллар, урам-проспектларны…
Дүшәмбе, 16 Февраль 2015 11:56

Олуг мөгаллим һәм мәгърифәтче

     13 февральдә Язучылар берлегенең Тукай клубында татарның Олуг мөгаллиме һәм мәгърифәтчесе Каюм Насыйринең тууына 190 ел тулуга багышланган кичә үткәрелде.      Каюм Насыйриның халык иҗатын өйрәнүче галим, әдип, тәрҗемәче икәнен һәм башка күп яклы эшчәнлеген дә исәпкә алсак, ни өчен “татарның Ломоносовы”  дип йөртелүен  аңларбыз. Татар халкын белемле…
Сишәмбе, 10 Февраль 2015 12:24

Балачак иленә тугрылык

Моннан дүрт дистә ел элек яшь автор Рәшит Бәшаровның “Әйлән-бәйлән” дигән беренче китабы дөнья күргәч тә, шагыйрә Саҗидә Сөләйманова: “Рәшит Бәшәровның көчле ягы – әйләнә тирәне рәссамча күрә, табигатькә җан өрә белүендә. Һәм бигрәк тә балалар күңелен аңлый, дөньяга алар күзе белән карый белүендә”, – дип язып чыккан булган. Гомере буе…
Пәнҗешәмбе, 05 Февраль 2015 11:17

Чаллы Язучылар оешмасына 35 ел

Әдип сүзе тансык һәр йөрәккә        Безнең Чаллы шәһәре өчен быелгы ел, Әдәбият елы аеруча истәлекле. Чөнки Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы Язучылар оешмасы төзелүгә 35 ел тулды. Шул уңайдан Чаллы Язучылар оешмасы, мэриянең Мәгариф һәм Мәдәният идарәсе белән берлектә, мәктәпләрдә язучылар белән очрашу кичәләрен башлап җибәрде. Бу инде…
Дүшәмбе, 02 Февраль 2015 14:52

Әдәбият елы игълан ителде

     30 гыйнварда Язучылар берлегенең Тукай клубында Әдәбият елын игълан итүгә багышланган бәйрәм кичәсе булды. Ул рәссам Эдуард Мәүләтовның “Остаз вә шәкертләр” панорамалы сурәтен тәкъдир итүдән башланды.
     2015 елда аңа Шәйхи Маннурның “Кояш, чык, чык!“ китабын, А.С.Пушкинның татар теленә тәрҗемә иткән әкиятләрен бастырып чыгарганы өчен Татарстан китап нәшрияте директоры Дамир Сабирҗан улы Шакиров; Шәйхи аганың якташлары белән очрашуларын фоторәсемнәрдә гәүдәләндереп тарихта калдырганы, “Яшьлегем авазы“ шигырьләр җыентыгы өчен шагыйрь Рафаил Сәләхи улы Фәләхов; “Дастан “Чура батыр” в…
Дүшәмбе, 26 Гыйнвар 2015 09:54

Чувашияда әдәбият бәйрәме

     Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан һәм Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис 23 гыйнварда Чувашия Республикасы башкаласы Чабаксар шәһәрендә Чувашиядә Әдәбият елын ачу тантаналарында катнаштылар.
Страница 25 из 28
Союз писателей РТ