Чәршәмбе, 17 Декабрь 2014 13:02

Мөслим җирендә очрашулар

8-9 декабрь көннәрендә “2014-Татарстанда мәдәният елы” кысаларында Мөслим районында язучылар белән зур очрашу үткәрелде.
Сишәмбе, 16 Декабрь 2014 15:24

Вәрис Галигә – 55

9 декабрьдә Мамадышта Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Шәйхи Маннур исемендәге премия лауреаты Вәрис Галинең иҗат кичәсе үтте.
Җомга, 12 Декабрь 2014 11:49

Бакуда – әдәбият бәйрәме

8 декабрьдә Баку каласында Мәхмүт Кашгарый исемендәге өченче халыкара хикәяләр конкурсының йомгаклау тантанасы булып узды.
Пәнҗешәмбе, 11 Декабрь 2014 15:45

Әдип иҗатын зурлап

     5 декабрьдә Актанышта гомуми урта белем бирү йортлары укучыларының “Туган телем – шагыйрьләр теле” исемле II республикакүләм фәнни-эзләнү конференциясе узды. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Татарстан Республикасы “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат” дәүләт автоном гомумбелем учреждениесе тарафыннан оештырылган әлеге чарада җөмһүриятебезнең…
Җомга, 05 Декабрь 2014 16:17

Рафис Корбанның иҗат кичәсе

4 декабрь көнне  Татарстан язучылар берлегенең Тукай клубында чын мәгънәсендә җылы кичә булып үтте. Шагыйрь Рафис Корбанның иҗат кичәсе тамашачылар күңелендә әле озак сакланыр. Аны әлеге бәйрәме белән тәбрикләргә дип якын дуслары, хезмәттәшләре, туганнары җыелган иде.
Җомга, 05 Декабрь 2014 11:23

"Ач, шигърият, серләреңне!"

28 ноябрьдә Чаллы шәһәренең Энергетиклар мәдәният сараенда Сирень Якупова һәм Айрат Суфияновның иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә булып узды. Ул Чаллы Язучылар оешмасы җитәкчесе, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты Вахит Шәих улы Имамовның төбәк язучыларының ел дәвамында алып барган эшчәнлегенә бәя бирүеннән башланып китте.
2014 нче елның 26 ноябрендә Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты базасында фронтавик язучы Р.Төхфәтуллинның 90 еллыгына багышланган “Рафаил Төхфәтуллинның иҗади дөньясы” дигән Республикакүләм фәнни-гамәли конференция булды.
Страница 28 из 29
Союз писателей РТ