Чәршәмбе, 04 Май 2016 13:43

Тукайга чәчәкләр!

26 нчы апрель көнне барлык татар дөньясы зурлап Габдулла Тукайның 130 еллыгын билгеләп үтте. Чаллыда да Габдулла Тукай һәйкәле янына мәктәп укучылары, студентлар, әдәбият-мәдәният әһелләре, журналистлар – гомумән, Тукай иҗатына битараф булмаган әдәбият сөючеләр җыелган иде.
Г.Тукайның тууына 130 ел тулуны билгеләп, 26 апрельдә бөек шагыйребезнең Мәскәүдәге һәйкәленә чәчәк кую өчен башкаланың җәмәгатьчелеге, сәнгать эшлеклеләре, әдәбиятыбызны, сәнгатебезне, телебезнесөюче, тарихыбызны хөрмәт итүче милләттәшләребез җыелды. Татарстан Республикасының Россия Федерациясендә Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Азат Әхтәриев, Мәскәүдә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе вазифаларын башкаручы Фәрит Фарисов, Татарстанның халык язучысы Равил…
Шимбә, 16 Апрель 2016 09:52

Иҗат яклауга мохтаҗ түгел

Дөньяны тоемлау, акыл дәрәҗәсе, күңел халәте һәркемнеке үзгә һәм шигырьне дә һәрбер укучы үзенчә кабул итәдер. Миңа калса, шагыйрьнең әсәрен яратыр өчен иң беренче чиратта аның моңы булу зарур. Шигырьдә моң булса гына ул чын шигырь дип аталырга хаклыдыр. Аннары ул гади булырга тиеш (примитив мәгънәсендә түгел), шигырьдә ясалма “әдәбилек”…
8 апрельдә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында татар җәмәгатьчелеге шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Р.Төхфәтуллин, С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк иясе, Татарстанның Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Клара Булатованың 80 яшьлек юбилеен бәйрәм итте.
Дүшәмбе, 04 Апрель 2016 14:39

Мин – яшен ташыннан...

Халкыбызның тырыш улы, милләтпәрвәр җанлы зыялысы, бөтен барлыгы белән  заман рухын тоеп, шигырендәгечә яшьнәп-күкрәп яшәүче һәм дөньяны пакьлау, күңелләрне сафландыру өчен шигырен кылыч иткән талантлы шагыйрь Әхмәт Рәшиткә 25 мартта 80 яшь тулды.
Дүшәмбе, 04 Апрель 2016 10:06

Сүзе – тел күрке

Язучы-тәнкыйтьче, Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Мәдәният министрлыгының һәм Язучылар берлегенең Җамал Вәлиди исемендәге премиясе лауреаты, Михаил Шолохов исемендәге бүләк иясе, филология фәннәре докторы, Казан федераль университетының татар әдәбияты кафедрасы профессоры Фоат Галимуллинга 21 мартта 75 яшь тулды. Шул хөрмәттән Казанда һәм туган ягы Кукмара төбәгендә аның…
Татарстанның тышкы икътисадый элемтәләр министры булып эшләгән, язучы, тәрҗ­емәче Рәшит Ахуновны Ар­чада әтисе – Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов янына җирлә­гәннәр. “Абыем турында төрлесен язалар, булганы да, уйлап чыгарылганы да күп. Аның үлемен халыктан яшергәннәр дип тә язып чыктылар. Минем хәлемне дә аңлагыз: үземне томанда кебек хис итәм, бертуган абыемны җирләү…
Страница 5 из 28
Союз писателей РТ