Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә шагыйрә, тәрҗемәче, Татарстанның Журналистлар һәм Язучылар берлекләре әгъзасы Флера Тарханованың юбилей кичәсе узды. Кичә юбилярның шигырьләре белән башланды – аларны Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗанов, Татарстанның атказанган артисты Фәнис Кәлимуллин һәм шагыйрә үзе укыды. Юбилярны тәбрикләп Татарстан Республикасы Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин: «Флера Габдрахмановна!…
Дүшәмбе, 06 Июнь 2016 15:16

Мөслим кунаклар кабул итте

Шушы көннәрдә Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе Факил Сафин җитәкчелегендә бер төркем язучылар һәм журналистлар Мөслим районында кунакта булды.
Җомга, 03 Июнь 2016 13:30

Тукай – Казахстанда

Аның исеме бөтен дөньяга билгеле: Россиядə, Башкортостанда, Казахстанда, Төркиядə, Үзбəкстанда һəм башка иллəрдə əдип истəлегенə күп объектлар, əдəби һəм мəдəни чаралар, оешмалар аның исемен йөртə. Аның өчен һəйкəллəр Казанда, Санкт-Петербургта, Мəскəүдə, Җаекта, Әнкарада бар. 27 яшь кенə яшəсə дə, татар халкы өчен гаять зур һəм онытылмаслык мирас калдырган шəхес ул.…
Соңгы вакытта яшь язучы Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” исемле рус телендә язылган романы (“Зулейха открывает глаза”) турында бәхәсләр кызганнан-кыза гына бара. Берәүләр: “Татарга хас нәрсәләр түгел”, – дип гаепләсә,  икенчеләре: “Әдәби әсәргә хас типиклаштыру юк!” – дип, шик белдерә.
Чәршәмбе, 11 Май 2016 16:23

Төркестан шәһәренә сәяхәт

Көньяк Казакъстанда Сыр-Дәрья буенда мең ярым елдан артык тарихы булган Төркестан каласы бар (элекке атамасы Ясы, Яссы). Ул – элек-электән ислам дөньясының мөһим дини, мәгърифәти, мәдәни үзәге. Мәшһүр шагыйрь һәм фикер иясе Хуҗа Әхмәт Ясәви (1166 елда үлә), биредә яши һәм җирләнә. Аның хөрмәтенә зур биналар корылган. Еш кына бу…
Чәршәмбе, 11 Май 2016 10:10

Язучылар игътибарына!

  Билгеләнгән көнендә Республика җитәкчелегенең катнашу мөмкинлеге булмау сәбәпле Татарстан Язучылар берлегенең чираттагы XVIII корылтае  2016 елның 25 маеннан 16 июньгә күчерелә. Корылтайда катнашучыларны теркәү иртәнге 9.00 сәгатьтә башлана. Корылтай көн тәртибендә: 1) Ике корылтай арасында башкарылган эш турында Берлек рәисенең хисап доклады. 2)  Ревизия комиссиясе хисабы. 3)  Докладлар буенча…
Пәнҗешәмбе, 05 Май 2016 17:12

Ренат Хариска - 75 яшь

Киләчәге бар милләт без,  Шәхесләргә бай милләт без... Ренат Харис республикакүләм укулары Академик Р.З.Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең “Сәнгатьне күрү” музеенда экскурсия белән башланып китте. Аның җитәкчесе – Татарстанның атказанган укытучысы, шагыйрә Гөлнур Айзетуллова музейда әдәби очрашу оештырды. Укуларда Татарстан Язучылар берлеге рәисе Р.Корбан, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары, Татарстанның халык шагыйрьләре…
Страница 2 из 26
Союз писателей РТ