Кичә –ТУГАН ТЕЛ КӨНЕндә – Татарстан язучылары әлеге вакыйгага багышланган күпсанлы чараларда катнаштылар. Казан Федераль Университеты оештырган, күренекле язучы Марсель Галиев иҗатына багышланган чаралар фоторәссам буларак та танылган каләм остасының фотокүргәзмәсен ачудан башланды. Шулай ук бу көнне язучының «Рух» дип аталган китабы да тәкъдим ителде. Язучылар берлегенең Тукай клубында, Казан…
Бүген Татарстанның Биектау районында күренекле драматург Хәй Вахитның тууына 100 ел тулуга багышланган чаралар уза.      
Дүшәмбе, 21 Гыйнвар 2019 17:06

Ризаэддин Фәхреддиннең тууына 160 ел

Татар язучылары Татарстанның Әлмәт районы Кичүчат авылында, Ризаэддин Фәхреддин музеенда узган Түгәрәк өстәл утырышында катнаштылар. Түгәрәк өстәл утырышы Ризаэддин Фәхреддиннең тууына 160 ел тулуга багышланды.      
Татар җәмәгатьчелеге бүген патриот шагыйрь Фатих Кәримне искә алды. Искә алу чарасы шагыйрьнең  иң соңгы яшәгән йорты - Казанның Миславский урамында урнашкан 8 нче йорт янында булды.Фатыйх Кәрим фронтка шушы йорттан китә һәм кире әйләнеп кайтмый,... Йорт диварына берничә ел элек шагыйрь истәлегенә мемориаль такта куелган иде. Искә алу мәрасимендә…
15 декабрьдә Түбән Кама шәһәренең «Мирас» мәдәният сараенда «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе оешуга 50 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. 3 сәгатькә якын дәвам иткән әдеге кичәдә танылган язучылар, сәнгать коллективлары, әдәби берләшмәнең элеккеге һәм бүгенге әгъзалары чыгыш ясады. Данлы әдәби берләшмәне олуг юбилее белән Казаннан Татарстан язучылар берлеге рәисе…
  12-14 ноябрьдә Казанда КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында әдипләр Аяз Гыйләҗев һәм Чыңгыз Айтматовның 90 еллыгына багышланган «Аяз Гыйләҗев: дөнья мәдәниятләрендә әдипнең мирасы» һәм «Шәрык һәм гарәп традицияләре контекстында Чыңгыз Айтматов иҗаты» халыкара фәнни-гамәли конференцияләре уза. Конференция кунакларын сәламләү сүзендә драматург, Татарстан Язучылар берлеге рəисе Данил Салихов: «Халык өчен,…
        19 нчы октябрь көнне Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов җитәкчелегендә республиканың күренекле әдипләре Тукай районында китап сөючеләр белән очрашып, мәктәпләрдә, мәдәният йортларында, китапханәләрдә төрле чараларда катнаштылар. Язучылар, шагыйрьләр үзләрен борчыган проблемалар хакында сөйләделәр, иҗатлары белән якыннан таныштырдылар, тел һәм милләт язмышы турындагы уйланулары белән уртаклаштылар.…
Страница 1 из 30
Союз писателей РТ