Чәршәмбе, 07 Октябрь 2015 09:54

Дуслар Илештә җыелды

Башкортостан белән Татарстан чиген тоташтыручы бәрәкәтле Илеш җире  ике республика арасындагы дуслык күпере   дә булып тора. Җырларда җырланган Агыйдел, Сөн, Базы буйларында урнашкан әлеге районда дөньяга килгән Башкортостанның халык язучысы Суфиян Поварисов, Татарстанның халык шагыйрьләре Роберт Миңнуллин, Әхсән Баян исемнәрен атау белән үк бу төбәкнең әдәбиятлы, мәдәниятле, зыялы як икәнен…
Сишәмбе, 06 Октябрь 2015 11:02

Ана турында тагын бер әсәр

Чаллының 12нче санлы китапханәсендә Фәүзия Бәйрәмованың «Ана»  китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә ханым Габделгалиева-Айтматова турында документаль повесть бу.
Җомга, 02 Октябрь 2015 13:43

Татарны наһактан сакладым

1 октябрь танылган тарихчы-этнолог, археолог, язучы, көнчыгышны өйрәнүче галим Лев Николаевич Гумилевның туган көне. Ул үзе язганча, гомер буена татарларны наһактан яклады. Аның Евразия тарихына караган хезмәтләре бүген инде кире кагылмый, киресенчә, ул идеялар яңа яклау тапты.
Чәршәмбе, 30 Сентябрь 2015 15:56

Фатыйх Кәримине олылау

Фатыйх Кәрими (1870–1937) – хикәя-бәяннәры (“Морза кызы Фатыйма”, “Хыялмы, хакыйкатьме”), атаклы юлъязмалары (”Ауропа сәяхәтнамәсе”, “Кырымга сәяхәт”, “Истамбул мәктүпләре”), “Вакыт” гәҗитендәге мәкаләләре, күп санлы тәрҗемәләре, нәтиҗәле иҗади, мәгърифәти эшчәнлеге белән халкыбызның рухи тормышында тирән эз калдырган зат.
Сишәмбе, 29 Сентябрь 2015 14:02

Татарстанда бердәнбер

Шушы көннәрдә Чаллыдан бер төркем язучылар Түбән Кама шәһәрендәге Габдулла Тукай исемендәге ял һәм уку паркында булып кайттылар. Чаллы язучылар берлегенең бу сәфәрне оештыруы очраклы түгел – гаҗәеп парк ул. Проект авторы һәм аны гамәлгә ашыручыларның берсе Фирдәвес Ханов сүзләре белән әйтсәк, мондый парк Татарстанда бердәнбер.
Агымдагы елның август азагында Төркиянең Болу шәһәрендә "Керуглы" дип исемләнгән халыкара симпозиум узды. Әлеге чара Төркия дәүләте Туризм министрлыгы, Болу шәһәре мэриясе, Болуның Абант Иззет Байсал университеты тарафыннан оештырылды. Анда Татарстаннан ТР Язучылар берлеге әгъзасы, Г.Тукай әдәби музее фәнни хезмәткәре  Гөлнур Корбанова катнашты.
Пәнҗешәмбе, 10 Сентябрь 2015 16:28

Язучылар берлегенең идарә утырышында

   9 сентябрьдә Татарстан язучылар берлегенең чираттагы идарә утырышы үткәрелде. Аны берлек рәисе шагыйрь Рафис Корбан алып барды.
Страница 17 из 30
Союз писателей РТ