Җомга, 12 Декабрь 2014 11:49

Бакуда – әдәбият бәйрәме

8 декабрьдә Баку каласында Мәхмүт Кашгарый исемендәге өченче халыкара хикәяләр конкурсының йомгаклау тантанасы булып узды.
Пәнҗешәмбе, 11 Декабрь 2014 15:45

Әдип иҗатын зурлап

     5 декабрьдә Актанышта гомуми урта белем бирү йортлары укучыларының “Туган телем – шагыйрьләр теле” исемле II республикакүләм фәнни-эзләнү конференциясе узды. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Татарстан Республикасы “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат” дәүләт автоном гомумбелем учреждениесе тарафыннан оештырылган әлеге чарада җөмһүриятебезнең…
Җомга, 05 Декабрь 2014 16:17

Рафис Корбанның иҗат кичәсе

4 декабрь көнне  Татарстан язучылар берлегенең Тукай клубында чын мәгънәсендә җылы кичә булып үтте. Шагыйрь Рафис Корбанның иҗат кичәсе тамашачылар күңелендә әле озак сакланыр. Аны әлеге бәйрәме белән тәбрикләргә дип якын дуслары, хезмәттәшләре, туганнары җыелган иде.
Җомга, 05 Декабрь 2014 11:23

"Ач, шигърият, серләреңне!"

28 ноябрьдә Чаллы шәһәренең Энергетиклар мәдәният сараенда Сирень Якупова һәм Айрат Суфияновның иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә булып узды. Ул Чаллы Язучылар оешмасы җитәкчесе, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты Вахит Шәих улы Имамовның төбәк язучыларының ел дәвамында алып барган эшчәнлегенә бәя бирүеннән башланып китте.
2014 нче елның 26 ноябрендә Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты базасында фронтавик язучы Р.Төхфәтуллинның 90 еллыгына багышланган “Рафаил Төхфәтуллинның иҗади дөньясы” дигән Республикакүләм фәнни-гамәли конференция булды.
Сишәмбе, 02 Декабрь 2014 14:50

Бардада конференция

     28 ноябрь көнне Пермь краеның Барда районында “Кама буе татар мәдәниятын саклау һәм үстерүдә җирле туган якны өйрәнүчеләренең, язучы һәм шагыйрьләрнең роле” дип исемләнгән конференция булды. Аны Барда милли мәдәният үзәге рәисе Сәлим Нәзип улы Назин алып барды.
Дүшәмбе, 01 Декабрь 2014 10:26

Без – китаплы халык

     27 ноябрьдә Чаллының Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсендә “Без – китаплы халык” исемле кичә һәм ХIX гасырның икенче яртысы – XX гасыр башына караган кулъязма һәм басма китаплар күргәзмәсен тәкъдир итү чарасы булып узды. Чарада әдипләр Вахит Имамов, Рәшит Бәшәр, Фәүзия Бәйрәмова, Мансур Сафин, Мирһади Разов, Амур Фәлах; тел…
Страница 29 из 30
Союз писателей РТ