2018 елның 12 февралендә (19 сәгатьтә) Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Зур сәхнәсендә Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевнең тууына 90 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә була. Кичәне оештыручылар: Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры.     «Язучы үз биләмәләренә, язмышы очраштырган чорга хуҗа булырга тели,…
  Төркестанда 2017 елның сентябрь аенда Евразия Язучылар берлегенең инициативасы белән Төрки дөнья әдәби журналларының конгрессы үткәрелде. Әдәби җыен ТӨРКСОЙ төрки халыклар мәдәният оешмасы тарафыннан оештырылган иде. Анда 18 илдән 32 журналның баш мөхәррирләре катнашты. Әлеге җыенда Татарстан шагыйре, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Зиннур Мансуровны «2018 елның әдәбият кешесе» итеп…
20 гыйнварда Чуваштанның Батыр районы Кыр Бикшиге авылында язучы, драматург Фәтхи Бурнашның тууына 120 ел тулу уңаеннан истәлек тамгасы  ачыла. Тантаналы чарада Татарстаннан бертөркем язучылар, Татар конгрессы хезмәткәрләре, Чувашстанның Милли мохтәрият, Диния назәрәте, Мәдәният министрлыгы вәкилләре, җирле халык, төбәкнең татар эшмәкәрләре катнаша. 
БЕЗ, ӨНСЕЗ КАЛЫП, ТАТАР ӘМЕРЕНӘ БУЙСЫНДЫК».    Аяз Гыйләҗевнең ГУЛАГта күргәннәрен тасвирлаган «Йәгез, бер дога!» роман-хатирәсендә венгр егете Арпад Галгоци да сурәтләнә. Ике тоткынның танышлыгы нибары 3,5 ай гына дәвам итсә дә, алар дуслашып өлгергән була. Азат ителеп, туган ягына кайткач, Аяз абый дустын еш искә ала, әмма аларга яңадан…
    2018 елның 2 – 8 гыйнвар көннәрендә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе паркында , «Паркларда кыш» программасы кысаларында, Татарстан язучылары һәм шагыйрьләре әдәби мәйдан кордылар. Яңа ел чыршысы янында Кәнәфи  Бәдигый, Рәфкать Карәми, Рифат Җамал, Рәмис Аймәт, Светлана Грунис, Елена Черняева, Рифат Сәлах, Йолдыз Шәрапова, Ольга Журавлева,…
Страница 5 из 31
Союз писателей РТ