Быел җәмәгать эшлеклесе, күренекле сәясәтче, язучы, драматург татар милләте лидеры Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел. Әлеге уңайдан 1 мартта Чистайның Яуширмә авылында «Cүнә белми торган ялкын» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды.  Анда Исхакыйның авылдашлары, туганнары, Татарстан язучылары һәм әдипнең иҗатын озак еллар өйрәнгән, авылдагы Исхакый музеен оештыруда ярдәм иткән, музейга…
   Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күренекле прозаик, драматург, публицист Фатих Хөснинең  тууына 110 ел тулуга багышланган юбилей кичәсе узды. Кичә  композитор Хөснул Вәлиуллинның Фатих Хөсни сүзләренә иҗат ителгән «Кошлар тынды» җыры көенең язмасы белән башланып китте. Экранда  Фатих Хөснинең тормышын һәм…
Бүген  – герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Бу көнне шагыйрьнең Казан Кирмәне каршындагы мәйданда куелган һәйкәленә чәчәкләр салу традициясе  быел да кабатланды. Шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салганнан соң искә алу чарасы Татарстан Милли музеенда дәвам итте. 15 февральдә ел саен Татарстан Республикасы Милли музее фондыннан шагыйрьнең «Моабит дәфтәрләре» циклының төп…
2018 елның 12 февралендә (19 сәгатьтә) Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Зур сәхнәсендә Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевнең тууына 90 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә була. Кичәне оештыручылар: Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры.     «Язучы үз биләмәләренә, язмышы очраштырган чорга хуҗа булырга тели,…
  Төркестанда 2017 елның сентябрь аенда Евразия Язучылар берлегенең инициативасы белән Төрки дөнья әдәби журналларының конгрессы үткәрелде. Әдәби җыен ТӨРКСОЙ төрки халыклар мәдәният оешмасы тарафыннан оештырылган иде. Анда 18 илдән 32 журналның баш мөхәррирләре катнашты. Әлеге җыенда Татарстан шагыйре, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Зиннур Мансуровны «2018 елның әдәбият кешесе» итеп…
20 гыйнварда Чуваштанның Батыр районы Кыр Бикшиге авылында язучы, драматург Фәтхи Бурнашның тууына 120 ел тулу уңаеннан истәлек тамгасы  ачыла. Тантаналы чарада Татарстаннан бертөркем язучылар, Татар конгрессы хезмәткәрләре, Чувашстанның Милли мохтәрият, Диния назәрәте, Мәдәният министрлыгы вәкилләре, җирле халык, төбәкнең татар эшмәкәрләре катнаша. 
Страница 2 из 28
Союз писателей РТ