2016 елның 2 гыйнварында,  иҗади  сәләтен  тулысынча  тәрҗемә  эшенә багышлап, рус  классикларының  һәм  башка  халыкларның (рус теле аша) күренекле  әсәрләрен  бөтен  тирәнлеге  белән  татар укучысына  җиткерүче  каләм  остасы             Яхъя Мөхәммәтгали улы Халитов                                          арабыздан  мәңгелеккә  күчте.      Татарстан  Язучылар  берлеге  идарәсе  барлык  каләмдәшләребез  исеменнән  мәрхүмнең  якыннарының  тирән …
Дүшәмбе, 28 Декабрь 2015 09:54

Әдәбият елында-әдәби чәйханә

      Шушы көннәрдә Буа шәһәренең Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәбенә Буа, Апас, Кайбыч, Тәтеш, Чүпрәле районнары һәм Ульяновск шәһәре мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары җыелды. Биредә Россиядә Әдәбият елы уңаеннан “Гөлнур Айзат иҗатында хатын-кыз образы” дигән темага төбәкара семинар үтте.
Сишәмбе, 22 Декабрь 2015 10:11

Дуслар җыелган җирдә

Әдәбият елы тәмамланып килгәндә Чаллы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсендә бик тә истәлекле очрашу булып узды. Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге язучылары, “Ләйсән” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары Мамадыш районыннан бер төркем каләм әһелләрен кабул итте.
Казакъның Чокан Вәлиханов (1835—1865), Ибрай Алтынсарин (1841—1889), Әхмәт Байтурсынов (1873—1938), Беимет Майлин (1894—1938), Миржакып Дулатов (1885—1935), Мөхәммәдҗан Сералин (1872—1929) һәм кайбер башка күренекле затларын биргән Костанай (Кустанай) яклары (элеккеге Тургай өлкәсе дә) татарлар өчен дә үз һәм якын төбәк. Чиләбе, Троицк калаларыннан ерак булмаган бу тарафларга безнең әби-бабаларыбыз сәүдә, уку-укыту,…
Дүшәмбе, 14 Декабрь 2015 11:00

Яшьләр җиһанга юл ала

     Быел, әле күптән түгел генә, яшь татар шагыйрьләренең иҗатын туплаган “Антология новой татарской поэзии” дигән китап дөнья күрде.
Җомга, 11 Декабрь 2015 12:57

Әлмәттә китап бәйрәме

“Татнефть” акционерлык җәмгыятенең “Рухият” рухи яңарыш фонды ел саен әдәбият сөючеләрне яңа китаплар белән сөендереп тора. Матур традициягә әйләнгән бу бәйрәмне язучыларыбыз да, укучылар да көтеп алалар.
Пәнҗешәмбе, 10 Декабрь 2015 14:39

Үлемсезлек истәлеге

     9 декабрьдә, Ватан геройлары көне кысаларында, Казанның Миславский урамындагы 8 нче йорт диварына  каһарман татар шагыйре Фатих Кәрим истәлегенә мемориаль такта куелды.
Страница 12 из 30
Союз писателей РТ