Пәнҗешәмбе, 10 Декабрь 2015 14:32

Гамьле очрашу

8 декабрь көнне Чаллы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсендә Азнакай каласыннан килгән язучылар белән очрашу узды. Түгәрәк өстәл артындагы сөйләшүдә Азнакай кунаклары – танылган әдип, шагыйрьИлдус Гыйләҗев, Марсель Гарипов (Мирсәй Гариф), Азнакай үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Лилия Мортазина катнашты. Алар чиксез горурлану хисе белән Азнакай төбәге турындагы китапларны тәкъдим…
Чәршәмбе, 09 Декабрь 2015 08:58

Арабыздан китсә дә, иҗаты – мәңгелек

     4 декабрьдә Татарстан Язучылар берлегенең Г. Тукай клубында мәшһүр әдип, әдәбият тарихчысы, Татарстанның Халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевне  искә алу кичәсе булды.
Сишәмбе, 08 Декабрь 2015 10:55

Чаллы каләм ияләрен зурлый

Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлегенә 35 ел тулу уңаеннан оештырылган бәйрәм чаралары 4 декабрь көнне иртән шәһәребезнең Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсендә яшь иҗатчыларның “Чулман йолдызы” әдәби бәйгесенә йомгак ясау, җиңүчеләргә диплом һәм бүләкләр  тапшыру тантанасы белән башланып китте.
Дүшәмбе, 30 Ноябрь 2015 16:56

Чаллы Язучылар оешмасына 35 ел

 ТУКАЙ КЛУБЫНДА  ТАНТАНА 27 ноябрь көнне Чаллы язучылары һәм сәнгать осталары мәркәзебез Казанда ТР Язучылар берлегенең Г. Тукай клубында әдәби-музыкаль кичә уздырдылар.
Дүшәмбе, 30 Ноябрь 2015 16:54

“Көзләрнең дә була язлысы”

     27 ноябрьдә Татарстан Язучылар берлегенең киңәшмәләр залында “Шигърият” остаханәсенең чираттагы утырышы булды. Анда киңкырлы талант иясе Наилә Яхинаның әдәби иҗаты турында сүз барды.
     25 ноябрьдә Татарстан Язучылар берлегенең киңәшмәләр залында Республикабызның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы профсоюзы активистлары белән түгәрәк өстәл артында очрашу мәҗлесе уздырылды.
Чәршәмбе, 25 Ноябрь 2015 15:03

Каләменнән моңнар тама

     Наилә Яхина  киңкырлы  иҗатчы. Ул  җырчы да, композитор да, шагыйрә дә. Башкортстанда туып-үскән кыз Казанга килеп, иҗатына төпле нигез, шигъриятенә җан азыгы таба. Наилә ханым Татарстан телевидениесе  аша  алып барган тапшырулары һәм  күп кенә җырлары аша безгә күптән таныш. Ул инде әдәби иҗатта  да үзен танытып  өлгергән шагыйрә.
Страница 14 из 31
Союз писателей РТ