Пәнҗешәмбе, 22 Октябрь 2015 08:38

«Изге әманәт»кә тугрылык

Шушы елның 3 сентябрендә күренекле драматург Таҗи Гыйззәтнең (Таҗи Кәлимулла улы Гыйззәтуллин) тууына 120 ел тулды.
21 октябрь дә, 17 сәгатьтә ТР Язучылар берлегенең Мөштәри урамындагы Г.Тукай клубында азәрбайҗан философы, тарихчысы һәм язучысы, күп тарихи романнар авторы, “Олайлар” газетасының һәм мәгълүмат агентлыгының баш мөхәррире Юныс Огуз белән очрашу була.
Пәнҗешәмбе, 15 Октябрь 2015 14:16

Драматурглар Буада булып кайттылар

Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан җитәкчелегендә драматурглар Данил Салихов, Гафур Каюмов, Альберт Гадельшин 14 октябрьдә Буа шәһәрендә булып кайттылар. Язучыларыбыз анда Буа татар дәүләт сатира театрының яңа сезоны ачылу тантанасында катнаштылар. Кичәне театрның директоры һәм режиссёры, Татарстан Республикасының атказанган артисты Раил Садриев ачып җибәрде. Аннан килгән кунаклар һәм…
Пәнҗешәмбе, 08 Октябрь 2015 11:41

Тормыш көзенең бер мизгеле

  Өлкәннәр көне олы яшьтәге танылган язучыларыбызны бер залга җыю өчен бик тә уңайлы сәбәп булды. Дөресен әйткәндә, аларның һәркайсы аерым шәхес, әле совет чорыннан ук исемнәре укучыларга яхшы таныш әдипләр.
Чәршәмбе, 07 Октябрь 2015 09:54

Дуслар Илештә җыелды

Башкортостан белән Татарстан чиген тоташтыручы бәрәкәтле Илеш җире  ике республика арасындагы дуслык күпере   дә булып тора. Җырларда җырланган Агыйдел, Сөн, Базы буйларында урнашкан әлеге районда дөньяга килгән Башкортостанның халык язучысы Суфиян Поварисов, Татарстанның халык шагыйрьләре Роберт Миңнуллин, Әхсән Баян исемнәрен атау белән үк бу төбәкнең әдәбиятлы, мәдәниятле, зыялы як икәнен…
Сишәмбе, 06 Октябрь 2015 11:02

Ана турында тагын бер әсәр

Чаллының 12нче санлы китапханәсендә Фәүзия Бәйрәмованың «Ана»  китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә ханым Габделгалиева-Айтматова турында документаль повесть бу.
Җомга, 02 Октябрь 2015 13:43

Татарны наһактан сакладым

1 октябрь танылган тарихчы-этнолог, археолог, язучы, көнчыгышны өйрәнүче галим Лев Николаевич Гумилевның туган көне. Ул үзе язганча, гомер буена татарларны наһактан яклады. Аның Евразия тарихына караган хезмәтләре бүген инде кире кагылмый, киресенчә, ул идеялар яңа яклау тапты.
Страница 15 из 29
Союз писателей РТ