Балаларга Сабантуй

Шул исем астында Чаллы шәһәренең үзәк китапханәсе Муса Җәлил проспектында урнашкан әдәби мәйданчыкта мавыктыргыч бәйрәм оештырды. Бәйрәмгә балалар да, өлкәннәр дә килгән иде.  Балалар, бик теләп, милли уеннарда: капчык киеп йөгерү, аркан тарту, чүлмәк ватуда катнашты.

Ә бәйрәм сәхнәсеннән Сабантуйга багышланган шигырьләр яңгырады. Тамаша кунакларын Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин котлады. Шулай ук тантанада «Ләйсән» әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары Рушания Гыйләҗева һәм Роза Хәмидуллина да үзләренең шигырьләрен укыдылар. Чаллы урамы җырчылар Илсөяр Зарипова, Зөлфия Җиһанның моңлы җырларына күмелде. Тамашага «Планка Мьюзик» продюссер үзәге әзерләгән биюләр дә матур төсмер өстәде.

Буккроссинг яратучылар өчен китаплар алмашу, ягъни, укылган китапны киштәдә калдырып, үзеңә ошаган башка китапны алу мөмкинлеге тудырылды.

Әдәби-музыкаль бәйрәм дәвамында ирекле микрофон эшләде. Һәркем үзе теләгән шигырен сөйләде, җырлар башкарды.

 

Дүшәмбе, 04 Июнь 2018 15:57

Балалар иҗаты – күңел көзгесе

 

Шушы көннәрдә, Түбән Кама шәһәренең И.Х. Садыйков исемендәге балалар һәм яшьләр иҗат сараенда хөрмәтле якташыбыз, күренекле халык шагыйре, биш дистәдән артык китап авторы Разил Исмәгыйль улы Вәлиев премиясенә яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау кичәсе булды.

Саф татар телендә оештырылган әлеге күркәм бәйрәмдә шәһәребез җитәкчелегенгән, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Долотказина Эльвира Рәфгать кызы; башкарма комитетының җәмәгать оешмалары белән элемтә һәм милли мәсьәләләр бүлеге җитәкчесе Сафиуллин Фәрһад Шәфигулла улы; мәгариф идарәсе башлыгы Матюшин Вадим Николаевич; Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе, шәһәр советы депутаты, “Шинник” спорткомлексы директоры Ганиев Рөстәм Мәҗит улы, зыялы “Аксакаллар шура”сы һәм “Кама таңнары” әдәби берләшмә әгъзалары катнашты.

Зәвыклы чигешлешләре белән күзне камаштырган милли киемнәр кигән укучыларның курайда моң сузулары, татар халкының татлы ризыгы – чәк-чәк белән сыйлаулары ук милләтебезнең бер күркәм бәйрәмен хәтерләтте... Икенче катта берничә урында урнашкан күргәзмәләр, үз эченә алган, төрле елларда җиңү яулаган укучыларның фотосурәтләре, шунда ук күрсәтелгән (аскы өлешенә язылган) белешмәләр дә, экраннан бертуктаусыз агылган, укучылар иҗатын чагылдырган, туган телебездә яңгыраган видеоязмалар да туган тел бәйрәмен чагылдырды...  Әйе, бу гади бәйрәм түгел, бу туган телебезгә мәдхия җырлаучы иҗат бәйрәме. Сәләтле балалар күңелендә туган һәрбер иҗат чаткысын ялкын итеп үрләтү максаты белән оештырылган, егерме еллык тарихы булган әлеге чара – яшь буынны шигъри, милли җанлы итүдә өлге булып тора, күргәзмәләр дә шул хакта сөйли, нәтиҗәләре дә уңай.

...20 ел эчендә әлеге конкурста катнашкан балалар санын исәпләсәң, гаҗәеп матур күренешкә тап буласың. Шәһәр һәм район мәктәпләрендә белем алучы мең ярымнан артык укучы бала үз көчен сынаган! Бу бит, коры саннар гына түгел, мең ярымнан артык укучы үз туган телендә иҗат иткән, язганын ана телендә сәнгатьле итеп сөйләгән, иң мөһиме иҗат белән мавыккан, матур әдәбият белән кызыксынган дигән сүз... Ә, җиңеп чыгучы лауреатлар арасында күрсәткеч тагы да сөенерлек. Араларында бүгенге көндә Россиянең һәм чит илләрнең атаклы университетларында белем алучылар, телевидениедә, матбугатта эшләүчеләр, мәктәпләрдә әдәбият һәм туган тел фәннәрен укытучылар дә бар.Алар инде үз чиратындасабыйларга татар телен белүнең кирәклеген төшендереп кенә калмый, укучыларны шушы иҗади бәйгедә катнашырга җәлеп итәләр.Димәк,бубәйгенең үткәне дә, бүгенгесе дә, киләчәге дә бар. Һәм аның актульлеге елдан ел арта гына бара. Мәсәлән, беренче елларны бәйгедә катнашучы укучыларның язма эшләрен тикшереп бәяләгән булсалар, тора-бара укытучылары белән бергә үзләрен дә әдәби берләшмәгә чакырып чыгышларын тыңлап, киңәшләр бирә торган булдык. Быел исә бу җаваплы гамәлне Г.Тукай исемендәге китапханәнең зур залында тагы да үзенчәлекле итеп оештырдык. Өч ай буе дәвам иткән сайлап алу турында, иркенләп яшь язучыларның иҗаты белән таныштык, ялкынлы чыгышларын тыңладык, аның өстенә төрледән-төрле сораулар яудырып туган телебезне нинди дәрәҗәдә белүләрен, ничек аралашуларын да сынадык...

Җиргә төшкән тук орлык – һичкайчан шытмый калмый ич. Шуңа да, икмәкле җирнең җыры булган кебек, бәйгедә җиңеп чыккан балаларның да киләчәге зур, аеруча әдәбият, журналистика өлкәсендә белем үзләштерүчеләр өчен әзер юллама булып тора. Ә балалар иҗаты ул – күңел көзгесе. Туган җиребезнең гүзәллегенә сокланып, туган телебезнең әһәңле яңгырашын тоеп, горурланып язган хикәя, әкиятләре, шигырьләре нәни бер хәзинә – энҗе бөртеге. Елдан-ел темаларының төрләнүенә күңел сөенә. Шигырь юллары язарга күпчелек әти-әниләренең туган авыллары, аның бай табигате, мәгърур нарат урманнары, иксез-чиксез инеш-күлләре илһамландырса, күренекле язучыларның әсәрләре рухландыра. Укучыларның туган телебезнең бөеклегенә мәдхия җырлаулары, тарихи хәтирәләргә бирелүләре дә – уңай күренеш.

Мәктәп укучылары үзләре үк зур осталык белән алып барган эчтәлекле тантанада җиңүгә ирешкән укучылар берәм-берәм сәхнәгә күтәрелеп, тамашачыларны иҗатлары белән таныштырдылар, сыйныфташлары, “Илһам” һәм “Элегия” вокал ансабле җырчылары җыр суздылар, Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт театры артистлары Разил Вәлиевның спектакленнән өзек тәкъдим иттеләр. Алия Хәмәдиева белән Ралиф Сәләхиев башкарган “Кәләпүшем-калфагым” җыры, “Тамчылар бию” коллективының “Сабантуй бизәкләре”, Шәңгәлче авылының “Нәүрүз” бию төркеме башкарган “Нәүрүз нурлары” бию күренеше дә иҗат бәйрәменең милли бер бизәге булды, ямь өстенә ямь өстәде. Тамаша барышында экраннан яктыртылган фоторәсемнәр 20 еллык тарихы булган бәйгенең истәлекле мизгелләрен искәртеп, күңелебезне тагы да баетты.

Мөхтәрәм кунаклар исеменнән Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе Ганиев Рөстәм Мәҗит улының саллы чыгышы, укучы балаларга биргән киңәше дә урынлы иде. Разил Исмәгыйль улына рәхмәтен белдерде, аның тормыш иптәше Алия ханымга чәчәк бәйләме бүләк итте.

Күпкырлы талант иясе, шигърият бәйрәме хуҗасы Разил Исмәгыйль улы Вәлиев, елдагыча бүләкләрне мулдан алып килгән иде. Үзенә сүз бирелгәч, иҗат белән шөгыльләнүнең тәрбияви, рухи әһәмияте, туган телебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыруы турында мисаллар китереп бәйнә-бәйнә сөйләде. Тамаша кылучы укучыларга нәсыйхәт буларак: “Һич кенә дә бәйгедә катнашкан һәрбер бала язучы, шагыйрь булыр дип уйламыйм, әммә әдәбияткә гашыйк булулары, аларның рухи дөньясы баюы киләчәктә дә аларны күпкырлы шәхес итеп тәрбияләү юлында бик зур адым дип саныйм”, - диде. Хәер, бу сүзләрнең бөеклеге, сәхнә түренә эпиграф итеп эленгән, чакыру кәгазенә урнаштырылган берәр куплет шигыре аша да олуг шагыйрьнең, олысына, кечесенә бары тик изгелек кылган җәмәгать эшлеклесенең, рухи кыйммәтләребезне түкми-чәчми киләчәк буынга тапшыру максаты белән янып-көеп яшәве чагыла иде. Разил Вәлиев чыгышында һәрбер мәктәп  укучысын уку елы тәмалануы белән тәбрикләде, махсус язган “Соңгы кыңгырау” шигырен укыды.

Аннан сәхнә түренә бер-бер артлы төрле номинацияләрдә җиңү яулаган каләм тибрәтүчеләр, шулай ук икенче турда катнашкан укучылар күтәрелде. Барысы да Разил абыйлары кулыннан истәлекле бүләкләр алдылар. “Шигъри тәлгәшләр” номинациясендә 24нче лицей-интернат мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Айнур Егоров,“Күпкырлы талант иясе” номинациясендә 29 нчы мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Айнур Нуруллин, “Иҗатка омтылыш” номинациясендә Кама Аланы  мәктәбенең 8  нчы сыйныф укучысы Аяз Гәрәев, “Өметле  каләм” номинациясендә 14 нче лицей 4 нче сыйныф  укучысы Тимур Бәхтиев, “Тәүге адымнар” номинациясендә 6 нчы мәктәпнең 5 нче сыйныф укучысы Нәбиуллина Айзилә,“Илһамият” номинациясендә 33 нче мәктәпнең 5 нче сыйныф укучысы Инсаф Закиуллин, “Үткен каләм” номинациясендә 27 нче мәктәпнең 10 нче  сыйныф укучысы Гыймранова Диләрә, “Шомбай варислары” номинациясендә 15 нче мәктәпнең  6 нчы сыйныф укучысы Нәбиев Рушан,  “Бәллүр каләм”  номинациясендә 8 нче мәктәпнең  5 нче сыйныф укучысы Рәхмәтуллина Эльмира, “Тылсымлы каләм” номинациясендә Муса Җәлил исемендәге 1 нче татар гимназиясенең  5 нче сыйныф укучысы Фәсхетдинова Диләрә, “Игелекле бала” номинациясендә җиңү яулаган Шәңгәлче авылы мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы  Фәйзуллина Эльмира, “Гаделлеккә мәдхия”  номинациясендә 11 нче урта белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Шәмсетдинов Альберт, “Күпкырлы талант иясе” номинациясендә 29 нчы мәктәпнең 9 нче сыйныф укучысы Айнур Нуруллин; 10 нчы мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Нестеров Александр дипломга һәм истәлекле бүләкләргәлаек дип табылдылар.

Ә инде иҗади бәйгедә катнашып, III урынга лаек булган Зур Афанас урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы  – Алия Әхмәтова, II урынны алган35 нче лицейның 6 нчы сыйныф укучысы – Ильяс Гыйниятуллин, һәм ниһаять, 1 урынны яулаган, бәйрәм кичәсен зур осталык белән алып барган 7 нче мәктәпнең 7 сыйныф укучысы Камилә Шакирҗанова диплом һәм премиягә ия булдылар. Кичәдә шулай ук шәһәребездә иҗат итүче “Кама таңнары” әдәби берләшмәсенең берничә җаваплы әгъзасына (Рифкать Имаев, Нурзия Мирхазова, Ралия Каримова, Рәфыйк Әхмәди, Нурулла Габдуллин, Рәсимә Нәбиуллина, Фәнүзә Сабирова, Гөлчирә Ибәтуллина), конкурста катнашкан балаларның кочак-кочак эшләрен тиешенчә бәяләүләре өчен, шулай ук бәйгене оештыруда ярдәме тигән укытучыларга да Разил Вәлиев рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Күркәм традициягә әверелгән бай эчтәлекле иҗат бәйгесе киләчәктә дә дәвамлы булсын. Яшь буын туган телебезнең бөеклеген, әһәңле яңгырашын ишетеп, тоеп үссеннәр. Иҗат җимешләре белән һәрчак сөендерсеннәр.

 

 

Нурзия Мирхазова

 

 

“Үткәннәр – кеше җанының ватаны”, – дип яза Генрих Гейне. Тарихны музейлардан да кадерләбрәк, яратыбрак саклаучы урын сирәктер. Юкка  гына 18 май – Халыкара музейлар көне буларак билгеләп үтелми. Киләчәк буыннарга рухи мирасны чәчми-түкми тапшыруны нәкъ менә музейлар үз эшләренең турыдан-туры максаты дип саный. Ә музей китапханә белән  бергә эшләсә, нәтиҗә тагын да зуррак була.

Сүзебез – Чаллы шәһренең Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсе каршында  оешкан  Әдәбият тарихы музееның эшчәнлеге турында. Каләм әһелләре һәм әдәбият сөючеләр өчен бу юлы музей  үз ишекләрен  китап тәкъдим итү уңаеннан ачты. “Китапханә. Әдәбият тарихы музее. Тарих сәхифәләре” (Библиотека. Литературно- краеведческий музей. Вехи истории”) дип аталган җыентык әле яңа гына табадан төшкән.  Музейның 10 еллыгы уңаеннан  2017 елның апрелендә “Поликультур тирәлектә Чаллы язучылары иҗатының әһәмияте” темасына  төбәк  фәнни-гамәли конференциясе үткәрелгән, җыентыкка конференция материаллары һәм музей хезмәткәрләренең эшчәнлеген чагылдырган мәкаләләр кертелгән.

Чаллы – Казаннан кала икенче әдәби-мәдәни үзәк булып тора. 1963 елда ук биредә   “Ләйсән” әдәби иҗат берләшмәсе барлыкка килә.  Шул еллардан бирле монда бик күп күренекле татар язучылары  булып китә. Чаллы үзе дә  күпләр өчен  беренче әдәби адымнарын ясаган урын була. Шуннан   бирле йөздән артык каләм иясе  ак калада эшли, иҗат итә, Татарстан һәм Россия күләмендә танылу ала. Әдәби катлам биредә бик көчле икәнлеген аңлау өчен Мөдәррис Әгъләмов, Кадыйр Сибгатуллин, Айдар Хәлим, Фәүзия Бәйрәмова, Мәхмүт Газизов, Инна Лимонова, Николай Алешков, Павел Юлаев, Эдуард Касыймов, Рахмай Хисмәтуллин, Михаил Гоголев исеменәрен атау да җитә.

Чаллының әдәби-рухи мирасын  саклау ихтыяҗы  2007 елның 26 апрелендә, Тукай туган көндә,  Әдәбият тарихы  музее оешуга сәбәп була. Шуннан бирле ул үзенең мәгърифәт тарату, фәнни-тикшеренү, укыту-методик, консультатив юнәлешләрен уңышлы гына алып бара. Әлбәттә инде, әдәби юнәлеш – язучылар белән үткәрелгән кичәләр, очрашулар, әдәби чаралар – музейның иң актив эшчәнлек төре санала.

Музей оештыруда язучы, шагыйрь Мансур Сафин  һәм  «Ләйсән» әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе Роза Хәмидуллина башлап йөргән. “Язучылар иҗаты кешеләр хәтерендә, шәһәрдәшләр хәтерендә калсын өчен  шундый музейны төзү кирәк иде. Кичә генә зиратта  булдым. Петр Прихожанин  дигән бик тыйнак кына шагыйребез бар иде, җиде ел каберенә таш куелмый торды. Менә хәзер кабер ташы куелган, анда шундыйрак язу  язылган: ”Заводлар һәм йортлар төзеде, шигырьләр язды, чаллылыларны яратты.у шәһәрдә яшәве белән горурлана иде” дип,  Мансур Сафин Чаллының әдәби мохитен тудырган кешеләрнең шәһәр төзелешенә керткән зур өлешләрен дә искәртеп китте.

Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе  Факил Сафин мондый музейның Татарстанда беренчеләрдән булып оешуына игътибар юнәлтте. 2007 елда оешкан Рухи мирасны өйрәнү фәнни-методик үзәге  җитәкчесе  буларак, ул   ун елдан артык,  бергәләшеп, бик күп чаралар үткәрүләре турында, алга таба да үзара ярдәмләшеп эшләүнең кирәклеге турында әйтте. Бу эшне алып баручы фидакарьләргә уңышлар теләп,  быел булачак юбилейларны искә төшерде. Вера Хәмидуллинаның Петр Прихожанин  иҗаты буенча Россиякүләм фәнни-гамәли конференциядә  чыгыш ясавы, алга таба да Чаллы әдипләрен таныту буенча эш алып бару кирәклегенә басым ясады.”Россия күләмендә  50 милләт  язучысы иҗатын  үз эченә алган “Антология детских писателей” җыентыгында Татарстаннан  5  язучы булып, шуларның берсе – Рәшит Бәшәр булуы да горурлык хисләре уята. Язучыларыбызның әсәрләре Төркия, Германия, Англия кебек илләрдә тәрҗемә ителә. Зур әдәби-мәдәни  мирасыбызны  киләчәктә дә  саклый алырбыз, шул юнәлештәге эшләребезне дәвам итәрбез” дигән ышанычын  белдерде язучы.

Олпат язучыбыз Айдар Хәлим  әдәбият   тарихы музее булу – шәһәребез өчен зур горурлык булуын искәртте, биредә әдәби тормышның гөрләп баруы өчен  музей җитәкчесе Роза Хәмидуллинага рәхмәтләрен җиткерде. Ләкин  нинди генә матур кичәләр үткәрсәк тә, барлык милләтләрнең киләчәге белән бәйле вәзгыять Айдар аганың чыгышында да чагылмый калмады. Ул  бирегә җыелган рус милләтендәге язучыларга мөрәҗәгать итте: “Безнең телебез, әдәбиятыбыз  куркыныч астында.Телебезгә юкка чыгу куркынычы яный.Чын рус зыялылары һәрвакыт  безнең илдә  “кече халыклар” дип аталучы  халыкларның яклаучысы булды. Без – кече халык түгел, үзенең шундый зур әдәбияты, тарихы булган халык кечкенә була алмый. Мин биредә утырган зыялыларны киң җәмәгатьчелеккә чыгарга, үз сүзегезне әйтергә чакырам. Күптән түгел Максим Шевченко бер язмасында бу хакта “башкаларның телен яклау – һәр рус зыялысының намус эше” дип белдерде. Ватан сугышында җиңү өчен мин әтиемне югалттым, безнең нәселдән 16 Хәлимов һәлак булды. Яшәү мәгънәсе – бер-береңне яклауда, бер-береңә хөрмәт белән карауда. Әйдәгез, үзара ихтирам белән яшик,  мәдәниятләр төрлелеге яшәргә комачауламый, ярдәм итә, бу турыда онытмыйк”.

Язучының борчылуы урынлы. Рухи мирасыбызны киләчәк буыннарга тапшыру өчен туган телен белгән, ана телендә укый-яза, иҗат итә алган, милли үзенчәлекләрне югалтмаган  яшь буынның булуы кирәк. Китаплар электрон форматка күчә барган чорда проблемалар болай да җитәрлек. Язучы Михаил Гоголев та:  “Кайвакыт тормышта “китап укымыйбыз, укырга вакыт юк, теләк юк” дигән кешеләрне очраткан саен язуыбызның мәгънәсе бармы соң дип шик-шөбһәгә бирелә башлыйсың. Ләкин  китапханәгә, музейга киләсең дә мондагы мохит сине яңадан иҗатка рухландыра”, – ди. Чаллы  башкарма комитеты исеменнән Михаил Гоголевка  Рәхмәт хаты да тапшырылды. Дистәләгән китап авторы булган язучы Чаллының рус телендәге  әдәби мирасын актив тулыландыручыларның берсе.

Чаллыда иҗат кешеләре һәрвакыт күп булды, биредә  үзенчәлекле әдәби мохит хөкем сөрә. Күренекле балалар әдибе Рәшит Бәшәр   Чаллы язучылары арасында җылы мөгамәлә, үзара ихтирамлы мөнәсәбәт булуына сөенүен белдерде. Айдар ага сүзләренә кушылып, ул шулай да  күңелне төшермәскә чакырды: “Заманалар гел үзгәреп тора ул, бер катлаулана, бер җиңеләя. Халыкны юкка чыгарып булмый, халык ул – мәңгелек. Димәк, безгә язарга кирәк. Язган әсәрләребез сыйфатлы булсын, шәп булсын. Халык күңеленә барып җитәрлек булсын. Халык укысын аларны, яратсын һәм үзенең кем икәнлеген аңласын. Әдәбиятнең төп миссиясе дә шунда”.

Роза Хәмидуллина кичәгә килгән китапханәчеләргә, югары уку йорты мөгаллимнәренә рәхмәтләрен белдерде. КДПУ доценты, филология фәннәре кандидаты Дания Сибгатуллина исә музей белән югары уку йортлары арасындагы багланышлар дәвамлы булганда гына  нәтиҗә уңай булуын искәртте. Музей фондлары төрле фәнни-тикшеренү эшләре өчен  һәрвакыт зур ярдәмлек булып тора, кичәләр, очрашулар үзара элемтәләрне ныгыта. Чаллының төбәкне өйрәнү музее хезмәткәре Билял Канеев, шәһәр энциклопедиясен төзүчеләрнең берсе буларак, язучылар белән тагын да тыгызрак эшләү кирәклегенә басым ясады. Бүгенге  көндә энциклопедиянең тулыландырылган  варианты эшләнә икән.

Кичәдә  тәкъдим ителгән “Китапханә. Әдәбият тарихы музее. Тарих сәхифәләре” җыентыгы  студентлар һәм укытучыларга, әдәби тормыш  белән кызыксынучы барлык шәһәрдәшләргә файдалы булыр дип уйлыйбыз. Биредә  Әдәбият  тарихы музее турында мәгълүматлар белән беррәттән,  күп кенә язучыларның  иҗатына да күзәтү ясала, бүгенге көн язучылары турында белешмә бирелә.

 

 

Лилия Фәттахова

 

Шагыйрь, прозаик Әнәс Хәсәнов туган авылында – Спасс районы Көек мәктәбендә укучылар һәм укытучылар белән очрашты. Каһарман якташы Абдулла Алишка багышланган шигырьләрен укыган укучыларга китаплар бүләк итте, яңа әсәрләре белән таныштырды.

Алексеевск бистәсенең Г.С.Боровиков исемендәге 3нче гомуми урта белем бирү мәктәбе укучылары Татарстанның халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нәбирә Гыйматдинова белән «Серле табигатьнең алиһәсе, урман кызы – болын патшасы» дигән кичәдә очрашты.

Уку елы азагында язучылар, журналистлар белән очрашу биредә инде традициягә кергән. Шуңа быел да мәктәптә укучылар Нәбирә апаларын көтеп алдылар. Аның китапларыннан махсус күргәзмә әзерләнгән. Мәктәпнең актлар залында укучылар белән беррәттән районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары, район китапханәчеләре, ветеран мөгаллимәләр дә бар иде.

Әдәби кичәне быел да балаларга татар теле һәм әдәбиятыннан белем һәм тәрбия бирүче Россиянең халык мәгарифе отличнигы Роза Кутуева оештырды. Кичә башында ул Нәбирә Гыйматдинованы «Ел китабы» республика бәйгесендә яулаган уңышы белән котлады. Нәбирә Гыйматдинова быел «Ел китабы» бәйгесендә чәчмә әсәрләр арасында «Сөйлим сиңа» китабы белән беренче урын яулады. Әлеге бәйгедә язучы тугызынчы ел рәттән җиңү яулый.

 

Язучы кичәгә килүчеләргә рәхмәт әйтте. «Әсәрләребезне яратып укыйлар икән, кайтавазы килеп ирешә икән, бу бик зур мәртәбә», – диде ул.

Укучылар бу кичәдә Н.Гыйматдинова әсәрләреннән әзерләгән өзекләрне сәнгатьле итеп башкардылар. Аларга залда утырган укытучылар, китапханәчеләр дә кушылды. Язучы ханымның үзен бал кортына, әсәрләрен үз эченә алып кереп китә торган сихри дөньяга тиңләделәр.

«Күке төкереге», «Парлы ялгыз», «Бер тамчы ярату», «Бүре каны» һәм башка китапларыгызны укый-укый мунчалага әйләндереп бетердек инде авылда», – диде залда утырган ветеран укытучы Рәйсә Зарипова.

Түбән Тигәнәледән китапханәче Диләрә ханым үз фикерен әйтте. «Күп кешеләр хәзер психологларга йөри, ә без, авыл халкы сезнең китапларны укып күңелебезгә шифа алабыз», — диде ул.

Тамашачылар әсәрләрнең сәхнәләштерелүе белән дә кызыксынды. “Бүре каны”, “Бер тамчы ярату” сәхнәләштерелгәннән соң яңалары буламы дигән сорауга Нәбирә Гыйматдинова җавап бирде. ”Бүгенге көндә “Парлы ялгыз”ның сценариен эшләп бетердем, Түбән Кама театры куячак”, — дип әйтте.

Нәбирә Гыйматдинованың бар әсәрләрендәге геройларның прототиплары бармы, булса хәзер аларның тормышлары ничек, ни өчен шушындый ярату булып та ул геройлар кавышмый, мәхәббәт бармы соң дип кызыксындылар. Андый соаруларга җавапларны язучы укуларның үзләреннән әйттерде.

Язучыны укучылары «урман кызы» белән тиңләделәр. «Урманга барганда тамагыгыз авырта, ди. Кайтканда юк. Бу нидән икән?» дигән сорауга язучы кызыклы итеп җавап бирде. «Кырмыска оясына төкерекләп куйган яфракны гына алып ялыйсы», – диде ул.

«Күкенең нигә чит ояга йомырка салып калдыруын» белергә теләүчеләргә дә язучы үз җавабын әйтте.  «Күкенең бик тә бала үстерәсе килсә дә, аның өчен тән температурасы җитми. Чит ояга салып булса да шулай баласына тормыш бүләк итә», – дип аңлатты Нәбирә Гыйматдинова.

Язучының «Әни бер генә була ул» хикәясен шушы мәктәп укытучысы Вера Мигушина сәнгатьле итеп укыннан соң, залда бераз тынлык урнашты. Билгеле, тормыш никадәр алга китте дисәк тә, ятимлек, эчүчелек, азгынлык, миһербансызлык кебек сыйфатлар бик «искерми». Ничә ел элек язылса да андый әсәрләр һаман да йотлыгып укыла, темалары актуаль кала. Шул сәбәпле, укытучылар язучының тәрбияви әсәрләрен мәктәп прогаммасында күрәсе килүләрен әйтте.

Кичәдә тел мәсьәләсе дә күтәрелде. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Дамир Гыйләҗев залдагыларга мөрәҗәгать итте. «Ничә буын бабаңны белү генә аз, ә оныгың татар телендә сөйләшсә, моның белән инде мактанырга була», – диде ул.

 

/Татар-информ, Надия Шәйхетдинова/

 

 

 

Түбән Кама шәһәренең З9 нчы балалар бакчасында ике көн рәттән Бөек шагыйребез иҗатына багышланган “Без – Тукайлы халык мәңгегә...” дип исемләнгән шәһәркүләм чара уздырылды. Методик берләшмәдә тәрбиячеләр, татар теле белгечләре тәҗрибә уртаклашудан тыш, квест уеннар, викториналар, шөгыльдән өзекләр күрсәттеләр, “Гомер юлына керүчеләргә...” дип исемләнгән мюзиклда катнаштылар. Ә, балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар “Без – Тукай варислары” дип исемләнгән, Тукай иҗатына нигезләнгән зирәкләр һәм тапкырлар бәйгесендә көч сынаштылар.

Габдулла Тукай  иҗаты гүзәллек патшалыгының хозурлыгын тоярга өйрәтә, аңа карата гадел караш, киң күңеллелек тәрбияли. Шуңа да бәйгедә катнашырга теләк белдергән балалар биремнәрне яратып, теләп башкардылар.

“Мин – Тукай варисы” дигән беренче биремдә әти-әниләре белән берлектә үзләренең гаилә тәрбиясендә Тукай иҗатының кулланылышы турында сөйләп-сәхнәләштереп күрсәтсәләр, икенче “Тукай геройлары бүгенге көндә” дигән бирем, кызыклыгы белән дә, актуальлеге белән дә аерылып торды. Нәни варислар лего-конструкторлар аша Г.Тукай әсәрләрендәге геройларны төзеп кенә калмадылар, әкияти персонажларны “җанландырып”, алар әлеге геройларны ни өчен сайлаулары, кайсы әсәрдән булуы, хәттә тәрбияви әһәмиятен дә әйтеп бирделәр. “Әкияттә-кунакта” дип исемләнгән өченче бирем аша зирәк, тапкыр булуларын ачыкладык. Г.Тукайның “Су анасы”, “Шүрәле”, “Кәҗә белән сарык”, “Кызыклы шәкерт”, “Бала белән күбәләк”, “Эш беткәч уйнарга ярый” һ.б. балалар бакчасы программасына кертелгән әсәрләре аша нәни варисларның игътибарлыкларын барладык. Экранда яктыртылган төрле рәсемнәр арасыннан һәрбер балага аерым бирелгән сорауга җавап табуы, дөреслеген тикшерү, дәлилләү өчен хәттә җавапларның да экраннан күрсәтелүе сабыйларга гына түгел тамашачыларга да кызыклы иде.

 “Тукай иҗатында – табигать” дигән дүртенче бирем өй эше итеп бирелүе дә бик әһәмиятле иде. Балаларның әти-әниләре белән берлектә ясалган рәсемнәре, кул эшләре Тукай иҗатын чагылдырган “табигать матурлыклары” күргәзмәгә урнаштырылды, һәммәбезнең күңеленә хуш килде...

Замана таләпләренә яраклаштырылган Кәҗә белән Сарык, игътибар үзәгендә булдылар, алдагы көнне планшетка юлыгып, дус-иптәшләрен шуннан карасалар, бәйге барышында балалар янына кунакка килделәр, ял минутында балаларны уйнаттылар, сорауларга җавап биргәндә исә аларны үсендереп, уйларга, фикер йөртергә булыштылар, ягъни алып баручының ярдәмчесенә әверелделәр.

Бәйгегә сабыйлар гына түгел, әти-әниләр дә яхшы хәзерлек белән килгәннәр иде. Аларның катнашуы ямь өстенә ямь өстәде, бәйрәм эчтәлеген тагы да баетты.

2018 нче ел варислары белән бергә бөек Тукаебызның “Туган тел” җырын җырлап бәйгебезне тәмамладык. Тамаша кылучылар да, бәйгедә катнашучылар да барысы да канәгать иделәр, таралышырга һич тә ашыкмадылар. Бертавыштан шушы күркәм бәйгене киләчәктә республика күләмендә уздырырга кирәклеге турында тәкъдим керттеләр.

Тукайның педагогик карашлары тулысы белән бүгенге педагогика таләпләренә туры килүе, без – педагоглар өчен аеруча әһәмиятле тәрбия чыганагы.

 

 

“Без – Тукай варислары” проекты авторы - Мирхазова Нурзия Рашит кызы

 

 

 

 

 

 «Садои Шарк» (“Шәрык   авазы”), - татарларның «Казан утлары” кебек, Таҗикстан Язучылар Берлегенең төп журналы. Аның чыга башлавына күптән түгел  90 ел тулды. Шушы истәлекле вакыйга уңае белән Казан университеты профессоры Хатыйп Миңнегулов, татар зыялылары исеменнән, котлау тексты җибәргән иде. Аның бу  тәбрикнамәсе “Садои Шарк”ның 2018 ел 1 нче  санында басылып та чыккан. Мәҗмуганың шушы ук номерында Таҗикстан Милли университетының фарсы-таҗик әдәбияты кафедрасы мөдире Мортаза Зәйнетдиновның Х.Миннегулов хакында махсус мәкаләсе урнаштырылган (“Муждаи  неки ошноū” – “Якын дусларның күңелле хәбәре” мәгънәсендә). Анда Казан әдәбиятчысының “озак еллык, күпкырлы, бик тә нәтиҗәле эшчәнлеге” яктыртыла, аның татар дөньясында, тюркологиядә генә түгел, ә гомумән шәрыкшенаслык (ориенталистика) фәнендә дә  танылган галим булуы искәртелә. Мәкалә авторы профессорның  фарсы-таҗик һәм татар әдәбиятлары арасындагы бәйләнешләрен тикшергән аерым хезмәтләренә,  бигрәк тә 2017 елда дөнья күргән монографиясенә (“Тюрко-татарская словесность в контексте межлитературных связей”) төп игътибарын юнәлтә.

 

 

Ләйсән Бәдретдинова -  филология

фәннәре кандидаты.

 

27.04.2018

 

 Җиһанда – апрель... Ләйсән тамчыларыннан  сискәнеп бөреләр уянган, аһәң-моңнан дертләп күңелләр имәнгән мәл. Җиһанда – сабый Апуш тәүге тапкыр дөньяга аваз салган һәм бөек шагыйрь Тукай соңгы сулышын алган апрель ае...

Һәрбер татар җаны шигырь сулап яшәгән шушы айда Чаллы  шәһәренең барлык мәктәпләрендә, балалар бакчаларында, китапханәләрдә, югары уку йортларында, мәдәният сарайларында Габдулла Тукайга, аның мәңгелек иҗат җәүһәрләренә багышланган искиткеч матур, гамьле кичәләр гөрләде. Ә инде 26 нче апрель көнне  Тукай һәйкәле янында даһи шагыйребезнең туган көне уңаенннан  шигърият бәйрәме  булды. Әлеге чарага язучылар, шагыйрьләр, шәһәр җитәкчелеге, җәмәгать эшлеклеләре, мәдәният хезмәткәрләре, укучылар, укытучылар килгән иде. Бәйрәмне үзәкләрне өзәрлек моңлы “Тәфтиләү” җыры белән Габидулла Хөрмәтуллин ачып җибәрде. Аннан соң Чаллы дәүләт татар драма театры артистлары, җаннарны тетрәндереп, Тукайның үлмәс әсәрләрен яңгыратты.

Бу тантанада  шәһәр хакиме грантына ия булыр өчен әдәбият һәм сәнгать әһелләре арасында игълан ителгән бәйгегә дә нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләр итеп “Әдәбият” номинациясендә шагыйрә Ольга Кузмичёва, “Сәнгать” номинациясендә – рәссам Сәгыйдә Сираҗиева, “Театр сәнгате” номинациясендә Булат Сәләховның “Яратылмый калган ярлар” пьесасын сәхнәгә куйган Чаллы дәүләт татар драма театры, “Музыка сәнгате” номинациясендә композитр-башкаручы, Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы Рубис Зарипов танылды. Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов аларга иҗади уңышлар теләп, дипломнар тапшырды.

Бәйрәм дәвам итте. Шигъри бәйгеләрдә җиңгән балаларның туган тел турында шигырь укуы, Тукай рухы белән илһамланган каләм ияләре: Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчсе Факил Сафин,  шагыйрьләр Рәзинә Мөхияр, Әнвәр Шәрипов, Хәмит Латыйпов, Мансур Сафин, Әлфия Ситдыйкова, Зөләйха Минһаҗева, Лилия Гыйбадуллинаның чыгышлары – һәммәсе да халык күңеленә кереп калырлык ихлас, мәгънәле  булды. Шигърият бәйрәме азагында, ал кәнәферләргә күмелгән Тукай һәйкәленә багып, бер тыннан «Туган тел»не җырлаган шәһәрдәшләребезнең йөрәге татар милләтенең киләчәгенә ышаныч, газиз татар телебезнең яшәячәгенә өмет белән типте.

                                                                                                                                   

                                                                                                                             

Г.Абдуллина, Чаллы 

Дөньяда шаулап-гөрләп Тукай көннәре, Туган тел бәйрәмнәре бара. Татарстанның Тукай районы да, гадәттәгечә, бу марафоннан читтә калмады. 26 апрель көнне Күзкәй авылы мәдәният йортында Габдулла Тукайның туган көненә багышланган “Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә” дип аталган районкүләм чара оештырылды.

Бәйрәмдә Тукай районының китапханәчеләре, мәдәният хезмәткәрләре, укучылар һәм укытучылар катнашты. Әдәби-музыкаль кичәгә Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлегеннән бер төркем язучылар – Факил Сафин, Сирень Якупова, Әлфия Ситдыйкова, Лилия Гыйбадуллина да чакырулы иде.

Тантана бик күтәренке рухта үтте: районкүләм нәфис сүз осталары бәйгесендә җиңүче балаларның чыгышлары музыкаль номерлар, котлау сүзләре белән үрелеп барды. Район хакиме урынбасары Закиров Рөстәм Илдус улы Тукай исемен йөрткән районда Тукай иҗатына һәм туган телгә ихтирамлы мөнәсәбәт аеруча югары булырга тиешлеген ассызыклап үтте. Киләчәк буын күңеленә Тукай мирасын һәм татар теленә тугрылык хисен, милләтпәрварлекне сеңдерү, телне саклап калу мәсьәләсе кунак булып килгән шагыйрьләр, язучылар чыгышында да төп фикер иде. Каләм әһелләре үз фикерләрен ялкынлы шигырьләре белән дә баетты.

Татар җаны авыл туфрагында яши. Үз җиреңә, үз телеңә, үз халкыңа тугрылык кебек асыл кыйммәтләр сабый балалар күңеленә нәкъ менә бәрәкәтле авыл туфрагында сеңә. Тукай иҗатының матур үрнәкләрен сәхнәләштерү аша да бу идея кичәнең төп мотивына әверелде. Бәйрәм күмәк рәвештә «Туган тел» җырын җырлау белән төгәлләнде.

 

Лилия Гыйбадуллина

Пәнҗешәмбе, 26 Апрель 2018 16:35

Балтачта Тукай көннәре

 

 (Балтач, «Татар-информ» "Хезмәт", Вакыйф Зәкиев). Республикабызда Тукай көннәре бик хаклы рәвештә Балтач районыннан, шагыйрьнеӊ газиз әнкәсе җәсәде җир куйнына иӊдерелгән Поч Сосна авылыннан башлануы табигый вакыйгага әйләнде. Ә бит уйлап карасаӊ, ул шулай булырга тиеш тә. Шәгыйрьгә тормыш бүләк итүче генә түгел, ә аныӊ күӊеленә илаһи моӊ салучы, даны гасырларга барачак кыска гомеренеӊ иӊ якты маягы булган аныӊ әнисенеӊ кабере монда бит. Балтач районына бәйрәм хөрмәтенә аяк баскан язучы һәм шагыйрьләр нәкъ менә шул турыда сүз алып барды, дип яза җирле басма.

Танылган драматург, прозаик, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Гаяз Исхакый һәм Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов җитәкләгән бу төркем район башлыгы Рамил Нотфуллинда сөйләшү вакытында район халкыныӊ тырышлыгы һәм үзнеӊ тарихын саклап, бөртекләп җыюда үзгә урында торуын билгеләп узды.

Поч Сосна авылы халкы ел саен Габдулла Тукайныӊ әнисе Бибимәмдүдә абыстайныӊ каберенә тере чәчәкләр салып, аныӊ рухына, шушы зиратта соӊгы сыену урынын тапкан мөэмин-мөселманнарга дога кылуны, изге теләкләр теләүне көтеп ала. Бибимәмдүдә исемен йөрткән мәчет яннары чистартылган, зират эче ялт итеп тора. Балтач мәчетнеӊ баш имамы Рамил хәзрәт Бикбаевныӊ әниләр турында вәгазен һәркем – олысы да, кечесе дә йотлыгып тыӊлады, аналарыбыз хакын хаклыйбызмы икән, дип күпләр уйлангандыр. Чәчәкләрне салып, догаларны укып, теләкләрне теләп, җыелган авыл аксакалларыныӊ хәлен белгәч, килгән кунаклар Субаш төп урта мәктәбенә юл тоттылар. Ә анда укучылар алдагы елда килгән танылган прозаик, Фатих Хөсни исемендәге әдәби премия лауреаты Марат Әмирхановныӊ «Казан утлары» журналында басылган Тукайныӊ әнисе Бибимәмдүдә абыстайга багышлаган әсәрен сәхнәләштереп каршы алдылар. Бишектәге сабыйдан башлап, шагыйрь анасыныӊ тормыш юлын, аны соӊгы юлга озаткан кечкенә Апушныӊ кичерешләрен табигый итеп сүрәтли алдылар балалар.

Мин үзем моны көтмәгән идем, дип уртаклашты үзенеӊ кичерешләре белән чыгыш ясаган Марат ага Әмирханов. Ә инде мәӊгелек «Туган тел» җырын барлык зал бергә кушылып җырлады. Хәер, тагын бер моӊлы җыр яӊгырады Субашта. Шагыйрьләрнеӊ, язучыларныӊ сүзләрен җөпләп, нәтиҗә ясаган Данил Салихов якташыбыз Гарифҗан ага Мөхәммәтшинныӊ татарныӊ тагы бер гимнына әверелгән «Керик әле урманнарга» җырын сузды. Җырныӊ авторы исә үзенеӊ чыгышында, татар балсыныӊ нинди сыйфатларга ия булырга тиешлегенә басым ясады. Белемле, югары мәдәниятле һәм әхлаклы, нык ихтыярлы, башка милләтләр белән үзен тиӊ күреп яшәүче егет һәм кызларыбыз меӊ еллык тарихлы булган татарныӊ данын тагы да гасырларга яӊгыратыр, дигән ышаныч белдерәм диде ул. Бу сүзләр заманында республикабызныӊ киӊ җәмәгатьчелегенә Балтач җиренә, Поч Сосна авылына, Габдулла Тукай әнисеӊ каберенә юл салган олы шәхестән киләсе буынга васыять булып яӊгырады.

Страница 1 из 4
Союз писателей РТ