Яңалыклар - Татарстан язучылар берлеге
Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе  Мәхмүт Хәсәновның тууына 90 ел тулу уңаеннан Теләче төбәгендә «Аҗаганнар уйнаткан әдип»  дип исемләнгән әдәби – музыкаль   кичә  узды.   Туган төбәгебезнең бай тарихын, аның горурланырлык язучыларын, шагыйрьләрен, данлыклы кешеләре, аларның әсәрләре белән яшь буынны таныштыру китапханәчеләрнең төп бурычлары. Шул уңайдан, 21 декабрь…
                Хатирәләргә бай кичә «Күп еллар Лениногорскида яшәгән, биредә иҗаты чәчәк аткан язучы Альберт Хәсәнов хәзер Әлмәттә яшәсәдә дә, без аны үзебезнеке дип саныйбыз, горурланабыз», - диде шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова Мәдәният сараенда узган юбилей кичәсендә. Ул көнне Мәдәният сараена Казан, Әлмәт,…
  Танылган шагыйрә, Саҗидә Сөләйманова исемендәге  премия лауреаты Рифә Рахманга «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелде. Мактаулы исем бирелү турындагы таныклыкны һәм күкрәк билгесен Татарстан Мәдәният министрлыгының бүген Татар дәүләт филармониясендә узган Коллегия утырышында Татарстан Республикасы Премьер -министры  А. В. Песошин тапшырды. Котлыйбыз!   Рифә Рахман (Рифә Фәтхрахман…
Бүген Казанның 17 нче номерлы гимназиясе алдында куелган Галимҗан Ибраһимов һәйкәленә чәчәкләр салынды. Күренекле язучының гомере өзелүгә быел 80 ел. Чарада укучылар, татар язучылары, җәмәгатьчелек вәкилләре һ.б. катнашты.
Бүген Татарстан Язучылар берлегендә Проза һәм Балалар әдәбияты остаханәләренең берләштерелгән утырышы булды. Утырышта  Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә кандидатлар тәкъдим ителде. Остаханәләрнең берләшкән утырышын Татарстан Язучылар берлеге рәисенең иҗат эшләре буенча урынбасары Рәмис Аймәт алып барды. Балалар остаханәсе  Дәүләт премиясенә кандидат итеп  татар һәм рус телләрендә чыккан «Йолдызстан батыры»/ «Звездный…
Бүген Лениногорск шәһәрендә танылган язучы, Саҗидә Сөләйманова һәм Рафаил Төхфәтуллин премияләре иясе Альберт Хәсәновның юбилей кичәсе уза.   Альберт Бари улы Хәсәнов 1937 елның 17 декабрендә Татарстанның Биектау районы Кече Кавал авылында укытучы гаиләсендә туган. 1961 елда Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлый, аннан соң озак еллар Татарстанның Лениногорск шәһәрендә «Ленин васыятьләре» исемле газета редакциясендә әдәби хезмәткәр, Лениногорск телестудиясендә һәм радиосында…
Чәршәмбе, 17 Гыйнвар 2018 13:37

Аяз Гыйләҗев каберен зиярат кылу

Бүген татар язучылары, Мәдәният министрлыгы вәкилләре, театр әһелләре, туганнары  Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Аяз Гыйләҗев каберен зиярат кылдылар. Исән булса Аяз Гыйләҗевкә бүген 90 яшь тулыр иде...  (Ләбиб Лерон фотолары) Прозаик һәм драматург Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев 1928 елның 17 гыйнварында Татарстанның Сарман районы Чукмарлы авылында укытучы гаиләсендә туган. Бала чагы һәм мәктәп…
Страница 1 из 66
Союз писателей РТ