Яңалыклар - Татарстан язучылар берлеге
  Яр Чаллы шәһәренең Үзәк китапханәсендә Татарстан Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге язучыларының җыелышы булды. Җыелышта Чаллы, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләрендә, Тукай районында яшәп иҗат итүче каләм ияләре катнашты. Казаннан берлек рәисе Данил Салихов, Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов та килгән иде. Язучылар алдында 2017 елда башкарылган…
Разил Вәлиев: «Ташкичү авылында Мәрҗани музее ачылу ислам дөньясы өчен зур вакыйга» Тарихны оныту милләтнең куәте кимүгә китерә, ди депутат.     Арча районы Ташкичү авылында тууына 200 булу алдыннан дин һәм җәмәгать эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге музей ачылу, ислам дөньясы өчен зур вакыйга саналырга тиеш. Татарстан Дәүләт Советының фән,…
  Хөрмәтле язучылар! 2017 елның 11 декабрендә ТР Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм Казан дәүләт мәдәният институтының халык биюләре кафедрасы ярдәме белән Г.Х. Таһировның тууына 110 ел тулуга багышлап, “Халык биюләре һәм хореографик сәнгать: традицияләр һәм бүгенге заман” дигән темага…
   Хөрмәтле язучылар! 8 декабрь көнне 14.00 сәгатьтә  Татарстан Язучылар берлегендә Проза остаханәсенең чираттагы утырышы үткәрелә. Көн тәртибендә: 1.Прозаик Зиннур Тимергалиев иҗаты буенча фикер алышу; 2.Фатих Хөсни һәм Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премияләргә кандидатлар күрсәтү; 3. Төрлесеннән.
  5 декабрьдә Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат базасында «Туган телем – әдипләр теле» дип исемләнгән V республика фәнни-эзләнү конференциясе узды. Конференциядә республиканың гомуми урта белем бирү йортлары укучылары катнашты.  Мондый төр конференцияләр Актанышта ел саен оештырыла. Быелгы конференция драматург, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Гамил Авзал премиясе лауреаты,…
   Язучылар берлегенең Тукай клубында  композитор, юмор-сатира остасы, җырчы, язучы Алмаз Хәмзинның 70 яшьлек юбилее уңаеннан иҗат кичәсе узды. Бәйрәм чарасында төп фигура – Алмаз Хәмзин үзе булды. Кичәне каләмдәше Камил Кәримов алып барса да, күпчелеген үзе сөйләде, үзе җырлады, гармунда уйнады. Юмор-сатира остасының бу инде беренче генә юбилей кичәсе…
    Хөрмәтле язучылар!     Бүген Язучылар берлегенең Тукай клубында композитор, юмор һәм сатира остасы Алмаз Хәмзинның иҗат кичәсе уза. Әлеге чараны “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы онлайн күрсәтә. Иҗат кичәсе бүген, 4 декабрь көнне, 17.00 сәгатьтә башлана. Ул Алмаз Хәмзиннең 70 яшьлек юбилее уңаеннан уздырыла. Юбилярны котларга иҗатташлары, замандашлары киләчәк. Бәйрәм…
Страница 3 из 65
Союз писателей РТ