Яңалыклар - Татарстан язучылар берлеге
Җомга, 23 Март 2018 11:58
Кукмарада Шаһинур Мостафинга багышланган очрашу узачак
24 мартта (13 сәг.) Кукмара район мәдәният йортында күренекле язучы Шаһинур Мостафинга багышланган «Яшьлегемә кире кайтыр идем...» дип исемләнгән әдәби очрашу була. 70 яшьлек юбилее уңаеннан, күренекле эзтабар әдипкә багышланган чаралар аның туган ягы Мамадышта узган иде инде. Шаһинур Мостафин өчен Кукмара төбәге дә ят түгел. Ул «Хезмәт даны» дип…
Read 52 times
Җомга, 23 Март 2018 09:33
Тукай клубында татар драматурглары Россия төбәкләреннән килгән халык театрлары режиссерлары белән очрашты. Мизгелләр...
Read 59 times
Пәнҗешәмбе, 22 Март 2018 16:07
Иртәгә Лилия Гыйбадуллинаның «Кайту» китабы тәкъдим ителәчәк
23 мартта Татарстан китап нәшриятының Бауман урамы 29/11 йортында урнашкан китап кибетендәге китап кунакханәсендә яшь шагыйрә Лилия Гыйбадуллинаның «Кайту» китабы тәкъдим ителәчәк. Китапта мәхәббәт, нәфрәт кебек төшенчәләр белән бергә милләт язмышы, аның үткәне, бүгенгесе сурәтләнгән фәлсәфи-лирик шигырьләр дә тупланган. Очрашу вакытында авторга сораулар биреп булачак. Шулай ук автографлы китап…
Read 57 times
Пәнҗешәмбе, 22 Март 2018 15:23
Рабит Батуллага 80 яшь тулу уңаеннан туган төбәге Зәйдә очрашулар уза
Язучы, драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рабит Батуллага 80 яшь тулу уңаеннан бүген туган төбәге Зәйдә әдәби-музыкаль очрашу узды. Очрашуда катнашу өчен Казаннан Зәйгә Рабит Батулла һәм каләмдәшләре – драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов; язучы, Г.Тукай премиясе лауреаты Марсель Галиев; язучылар, Татарстанның атказанган сәнгать…
Read 92 times
Пәнҗешәмбе, 22 Март 2018 09:13
Әдәби тәнкыйть секциясе утырышында Тукай бүләген дәгъвалаучы язучыларның иҗатлары тикшереләчәк
Хөрмәтле язучылар! 3 апрель көнне 15 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлегендә Әдәби тәнкыйть секциясе утырышы була. Утырышта Тукай бүләген дәгъвалаучы язучылар – Әхәт Гаффарның «Олы юлның тузаны», «Дәрья башы»,«Әхәт Гаффар: балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар» китаплары; Камил Кәримовның «Карурманда кара песи», «Игезәкләр йолдызлыгы» китаплары; Зиннур Хөсниярның «Кичү». «Гарасат», «Көмеш чыбыркы» китаплары турында…
Read 97 times
Чәршәмбе, 21 Март 2018 17:27
Казанга Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар язучылары килде (сылтама буенча – «Татар информ» агентлыгында узган матбугат очрашуы)
http://tatar-inform.tatar/video/1176/
Read 66 times
Чәршәмбе, 21 Март 2018 17:00
Тукай клубында драматурглар белән очрашу була
Иртәгә – 22 мартта (14 сәгатьтә) Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында татар драматуриясе үсешенә өлеш керткән Ркаил Зәйдулла, Рәдиф Сәгъди, Хәбир Ибраһимов һ.б. белән очрашу була. Әлеге очрашу Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең «Татар театр сәнгатен үзешчән төркемнәрдә үстерүнең заманча мөмкинлекләре» дип аталган семинары кысаларында оештырыла.
Read 94 times