Яңалыклар - Татарстан язучылар берлеге
Пәнҗешәмбе, 20 Август 2015 13:45

Башкорт кунаклары белән очрашу

   Җәйге яллардан соң Язучылар берлегенең Тукай клубында яңа очрашулар башланып китә. 24 августта 17.00 сәгатьтә җырчы Радик Динәхмәтовның “Кеше” китабын тәкъдир итү кичәсе була. Җыентыкта татар һәм башкорт әдипләренең кеше, аның дөньядагы урыны, рухи һәм әхлакый сыйфатлары хакында шигырьләре тупланган, авторлар турында кыскача белешмә бирелгән.
Чәршәмбе, 19 Август 2015 14:25

Баулы үз улларын зурлый

   Баулыда август аеның бер атнасында гына язучылар тормышы белән бәйле ике зур вакыйга булды.
Чәршәмбе, 12 Август 2015 14:18

Баулыда затлы һәйкәл

  11 август көнне Баулы район үзәге моңарчы күрелмәгән тантана кичерде. Каланың Дан скверында халык шагыйре Фәнис Яруллин белән аның гомерлек тормыш юлдашы, терәге һәм илһамчысы булган Нурсөя ханым хөрмәтенә затлы, гүзәл һәйкәл ачылды.
Сишәмбе, 11 Август 2015 16:21

Абайның 170 еллыгында

  Ибраһим Конанбай (1845-1904) – казах халкының Абай кушаматы (тәхәллүсе) белән танылган бөек шагыйре, фикер иясе. Ул Көнчыгыш Казахстанның Семей (Семипалатинск) тарафларындагы Караул, Җидебай төбәкләреннән. Аны тугандаш казах халкы бик тә зурлый, хөрмәт итә. Абай турында күпләгән китаплар язылган, сәнгать әсәрләре тудырылган (Болар арасында Мохтар Ауэзовның “Абай” дилогиясе йөзек кашы…
Чәршәмбе, 05 Август 2015 16:03

Гүзәл калам – Чаллы

     Яр Чаллы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге Үзәк китапханәсендә  әнә шулай аталган бик матур кичә булды. Бәйрәмчә бизәлгән актлар залына шәһәр Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Эльвира Ногманова, китапханәчеләр, китап укучылар, укытучылар, тәрбиячеләр һәм, билгеле инде, һәрчак көтеп алынган кунаклар – Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге, "Ләйсән” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары…
     Әдәбият елы дәвам итә. Әле күптән түгел генә Чаллы язучылары Тукай районы Калмия авылында, аннан соң Алабуга шәһәре Үзәк китапханәсендә халык белән очрашып кайтканнар иде. Инде менә чираттагы әдәби-мәдәни чара аларны 27 июль көнне Түбән Кама шәһәренә дәшеп китерде.
Тугандаш татар һәм үзбәк халыклары гомер-гомердән аралашып яшәгәннәр. Авыр вакытларда безнең халык анда сыену тапкан, үзбәкләр дә безнең якларга юлны яхшы белгән.
Страница 56 из 66
Союз писателей РТ