Яңалыклар - Татарстан язучылар берлеге
Сишәмбе, 19 Апрель 2016 09:48

Өзелмәсен хәтер җепләре

Күптән түгел Яр Чаллы Язучылар оешмасының 35 еллык бәйрәмендә катнашырга туры килде. Кичә башланып китте. Берничә йөз тамашачы сыйдырырлык зур мәдәният сараенда кичәнең эчтәлегенә туры китереп, тавыш көчәйткеч колонкалардан Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, мәрхүм авылдашым Харрас Әюповның үзе укуында чип-чиста яңгырашта «Татар җыры» шигыре…
Сишәмбе, 19 Апрель 2016 09:42

Тәрбияви дәрес

Тукай айлыгында китап сөючеләрне язучылар һәм шагыйрьләр белән белән таныштыру-очраштыру кичәләре Түбән Кама шәһәрендә дә елдагыча тирән эчтәлекле итеп оештырыла. Бәйрәм төсмерен алган андый кичә-очрашуларга халык та яратып йөри. Сүзем 11 апрель көнне Кол Гали исемендәге китапханәдә уздырылган чара – Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итүче язучы Фәрит Имамов белән…
Дүшәмбе, 18 Апрель 2016 16:09

Сандугач керде күңелгә

15 апрельдә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында  шагыйрь Рәшит Әхмәтҗановның тууына 75 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә булды. Әдәбиятта ныклы урын алган кырык беренчеләр буынының бер вәкиле булган  фидакяр җанлы  көрәшче шагыйрьне ихлас сагыну, юксыну, ихтирам, ярату белән бу мәһабәт залга аның иҗатын сөючеләр, якташлары, туганнары, гаиләсе килде.
15 апрельдә – бөек шагыйребез Габдулла Тукай вафат булган көндә – шагыйрьне хөрмәтләп, язучылар,  иҗат оешмалары вәкилләре, матбугат хезмәткәрләре, әдипне зурлаучылар шагыйрь җирләнгән Яңа бистә зиратына – аның каберенә чәчәкләр китерделәр.
Дүшәмбе, 21 Март 2016 17:16

Яңа китапны тәкъдим итү кичәсе

Гакыйль Сәгыйровка багышлана 2016 елның 24 мартында “Казан” милли-мәдәни үзәге”ндә, 15 яшендә ачы язмышка дучар ителеп, аяк-куллары хәрәкәтсез калгач, каләмен тешләре  арасына кысып шигырьләрен язган, рәсемнәрен ясаган күренекле татар шагыйре һәм рәссам, Гаяз Исхакый, Шәйхи Маннур, Сахаб Урайский, Габделҗаббар Кандалый исемендәге әдәби премияләр һәм рәссамнарның “Филантроп” бүләге лауреаты, 8 китап…
Трибун, бунтарь, гыйсьянчы шагыйрь, мәхәббәт җырчысы, табигать һәм бизәкләр  шагыйре, балалар сөеп укырлык әсәрләр иҗат иткән әдип, драматург. Элеге сүзләр бөек  Такташны сурәтли. “Нәни разбойник”, “Мокамай” шигырьләре, “Караборынның дусты” повесте, "Җир уллары" трагедиясе, “Урман кызы” җыры һәм башка – төрле жанрларда язган әсәрләре буыннан-буынга яратып кабул ителә. Кичәдә әдипнең тормыш…
2016 елның 16 мартында Татарстан Язучылар берлегендә (Мөштәри урамы, 14 йорт) “Фольклор һәм татар әдәбияты” дигән темага түгәрәк өстәлдә сөйләшү була. Аны Татарстан Язучылар берлеге һәм  Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге оештыра. Түгәрәк өстәлдә хәл ителәсе мәсьәләләр – фольклор үрнәкләрен әдәби эшкәртү ысулы белән халык авыз иҗаты тәҗрибәсен әдәбиятка күчерү;…
Страница 57 из 74
Союз писателей РТ