Яңалыклар - Татарстан язучылар берлеге
   “Мөхәммәт Мәһдиев, Аяз Гыйләҗев кебек әдәбият титаннары киткәч сагаебрак калган татар прозасы бүген ничек яши?” дигән сорау куелды бүген прозаиклар алдына Казанда, Татарстан Язучылар берлегендә оештырылган проза буенча "түгәрәк өстәл"дә. “Элек язучылар өчен темаларны партия съездлары, карарлары билгели торган иде. Бүген әдәбиятның торышы, үсеш тенденциясе нинди? Бүгенге вазгыятьтә традицияләр…
ХӨРМӘТЛЕ ЯЗУЧЫЛАР! 10 ноябрьдә  11.00 сәгатьтә Язучылар берлегенең конференцияләр залында «Хәзерге татар прозасы турында уйланулар» темасына «Түгәрәк өстәл» була. Төп чыгышлар: 1.     Хәзерге татар прозасы:гомуми барыш һәм яңа күренешләр Дания Заһидуллина, филология фәннәре докторы, академик, Татарстан Фәннәр Академиясенең вице-президенты; 2.      2017 елда «Казан утлары» һәм «Идел» журналларында дөнья күргән әдибәләр  прозасына күзәтү…
Татарстан мәдәният министрлыгы,Татарстан Язучылар берлеге быелның 20 ноябрендә 17.00 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында (Мөштәри урамы, 14) икътисад фәннәре докторы, профессор, язучы, Республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре, ТРның атказанган фән эшлеклесе Фарсель Зыятдиновка  80 яшь тулу уңаеннан кичә уздыра. Чарага рәсми вәкилләр, язучының фикердәшләре, чордашлары, якташлары чакырулы. Әдәби-музыкаль кичәдә ике…
  7 ноябрьдә Г.Камал театрында  Марсель Сәлимҗанов исемендәге Республика премияләрен тапшыру тантанасы булды. Премия Татарстан Республикасы Президенты Указы белән булдырылды һәм Татарстан Республикасының профессиональ театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткән иҗат коллективларына, мәдәният хезмәткәрләренә 2 елга бер мәртәбә бирелә. Премия нигезләмәсе буенча, өч җиңүченең һәрберсенә 200000 сум күләмендәге акчалата бүләк,…
  Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург Данил Салихов Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә иҗади сәфәрдә булып кайтты. Стәрлетамак Башкорт драма театры драматургның «Хатын түгел – аҗдаһа» комедиясен сәхнәләштерде. Театрны премьера белән котлап, Д.Салихов спектакльнең озын гомерле, уңышлы булуын теләде. Драматургның әлеге әсәре  – күп театрларда озак еллар уйналып,…
  Катнашучылар “Туган телдә белем һәм тәрбия” , “Туган тел һәм гореф-гадәтләр”, “Туган тел һәм информацион ресурслар” секцияләренә бүленеп эшләде. (Казан, 2 ноябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов).  Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә “Арча. Туган тел, гореф гадәтләр: киләчәккә караш” исемле "түгәрәк өстәл" узды.  Секцияләр эшендә иҗтимагый оешма вәкилләре, Язучылар берлеге…
  (“Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов).  Казанның Кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллияте бинасында Гариф Ахунов исемендәге “Хәзинәле гомер” республикакүләм фестивале узды. Фестивальдә Татарстанның төрле районнарыннан килгән яшь талантлар Гариф Ахунов әсәрләрен татар һәм рус телләрендәяттан сөйләде. Фестивальнең төп оештыручысы - танылган шагыйрә, Гариф Ахуновның кызы Наилә ханым “Татар-информ” хәбәрчесенә фестивальнең төп нәтиҗәсе…
Страница 7 из 66
Союз писателей РТ