Яңалыклар - Татарстан язучылар берлеге
3 апрельдә 17.00 сәгатьтә Язучылар берлегенең Тукай клубында танылган шагыйрь, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Роберт Әхмәтҗановның тууына 80 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә була.
Чәршәмбе, 25 Март 2015 14:39

Чаллыбызда "Казан утлары" яктысы

Шушы көннәрдә Чаллы каласының “Энергетик“ мәдәният сараенда “Казан утлары“ журналы хезмәткәрләре белән эчтәлекле, гамьле очрашу узды. 95 еллык тарихка ия булган әйдәп баручы журналыбыз халкыбызның вөҗдан көзгесе дисәк тә дөреслеккә туры киләдер. Әдәби-тарихи хәзинәбездә халкыбызның үткәне, бүгенгесе  чагыла. “Казан утлары“ татар  язучылары өчен төп әдәби мәйдан булып тора. Журналда әсәрләребез…
2015 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы дәүләт премиясенә тәкъдим ителгән әсәрләрне карап тикшергәннән соң Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре комиссиясе түбәндәге кандидатларны күрсәтү турында карар кабул итте:
Дүшәмбе, 16 Март 2015 16:36

Сөләйманның “Вакыт касәсе”

     15 мартта 14.00 сәгатьтә Язучылар берлегенең Тукай клубында күренекле галим, җәмәгать эшлеклесе, шагыйрь Җәүдәт Шәүкәт улы Сөләйманның иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә булды.      Җәүдәт Сөләйман күп кырлы талант иясе. Ул техник фәннәр докторы, Татарстан фәннәр академиясенең вице-президенты,  Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты, мәгърифәтчеләрнең Һади Атласи…
     15 мартта 14.00 сәгатьтә Язучылар берлегенең Тукай клубында күренекле галим, җәмәгать эшлеклесе, шагыйрь Җәүдәт Шәүкәт улы Сөләйманның иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә була.      Җәүдәт Сөләйман техник фәннәр докторы, Казан федераль университетының программалау технологиясе кафедрасы профессоры, Татарстан фәннәр академиясенең вице-президенты, “Гамәли семиотика” фәнни-тикшеренү институты директоры, информацион системалар кафедрасы мөдире, Татарстан…
Пәнҗешәмбе, 05 Март 2015 13:46

Казан урамнарына яңа исемнәр

          Казан шәһәре думасының 4 мартта үткәрелгән сессиясендә  шәһәребез урамнарына танылган шәхесләрнең исемнәрен бирү турындагы карар кабул ителде. Алар башлыча яңа төзелә торган микрорайоннарга карый.           Казан шәһәре Идел буе районының Салмач бистәсендәге урамнарның берсе татар әдәбияты классигы, шигъриятебез җәүһәре Дәрдмәнд исемен йөртәчәк. Татарстанның халык язучысы Нурихан Фәттах урамы Киров…
Сишәмбе, 03 Март 2015 10:06

Иманлы шигьрият

5 мартта 15.00 сәгатьтә Язучылар берлегенең киңәшмәләр залында шигьрият остаханәсенең чираттагы утырышы узачак. Анда шигьриятнең дин белән бәйләнеше турында сүз барачак. Очрашуга Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйрулла чакырылган.
Страница 61 из 67
Союз писателей РТ