Яңалыклар - Татарстан язучылар берлеге
1944 елның 25 августында фашистлар Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен гильотинада җәзалап үтерәләр. Кешелекнең ирекле киләчәге өчен гомерләрен биргән татар каһарманнарын халык та, ил дә онытмый. Һәр елны шушы фаҗигале көндә, мәйданнарга чыгып, Җәлил һәм җәлилчеләрне искә алабыз. Быел да 25 август көнне Чаллы шәһәренең Муса Җәлил проспектында урнашкан Җәлил…
Якшәмбе, 28 Август 2016 21:28

Үлемнәре яңгырый җыр булып

25 августта Казанның 1 Май мәйданында М.Җәлил һәйкәле янында М.Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу митингы булды.   Аны Татарстан мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова ачып җибәрде һәм митингка килүчеләрне сәламләде. “Ел саен шушында — Муса янына җыелып, бу чараның татар әдәбияты, милли үзаң өчен нинди әһәмиятле булуын, намуслы тормыш…
Пәнҗешәмбе, 25 Август 2016 20:57

Аралашсагыз, йөзегез нурланыр!

Күптән түгел Чүпрәле районының Мунчәли авылында тугызынчы тапкыр Авыл бәйрәме узды. Шул чара кысаларында бишенче мәртәбә  Мунчәли укулары оештырылды. Бәйрәм Мунчәли якташлар җәмгыяте рәисе И.Р.Измайлов һәм шунда туып үскән И.И.Халитов башлангычы белән әзерләнде. Әлбәттә, Чүпрәле төбәге хакимияте һәм Бөтендөнья татарлар Конгрессы башкарма комитеты һәм Татарстан Язучылар берлеге дә  бик зур…
Сишәмбе, 23 Август 2016 20:49

Мәскәүдә татар мәдәнияте көннәре

19 августта Мәскәүдә татар мәдәнияте көннәре кысаларында Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булды. Анда Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Татарстанның Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Мәскәүдәге “Татарстан якташлыгы” җәмгыяте рәисе урынбасары Фуад Солтанов, ветераннар һәм киң җәмәгатьчелек катнашты. Әлеге…
Сишәмбе, 23 Август 2016 14:22

Җәлилчеләрне искә алыйк!

2016 елның 25 августында Казандагы 1 Май мәйданында М.Җәлил һәйкәле янында М.Җәлил һәм җәлилчеләрне искә алу митингы була.   Моннан 72 ел элек 1944 елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә Империя судының карары белән Муса Җәлил һәм аның ун көрәштәше: Абдулла Алиш, Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Гариф Шабай, Әхмәт Симай, Абдулла…
    Әй Кичүчат! Кичүчат! Очрашуга без бик шат...                                    С.Сөләйманова  18 нче август көнне нефть төбәгенең бер төркем язучылары: күренекле мәгърифәтче Ризаэддин Фәхретдиннең туган авылы Кичүчатта булып, китап укучылар белән очраштылар.  Язучы халык…
Сишәмбе, 23 Август 2016 13:00

Авыл халкы белән очрашу

22 августта Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов җитәкчелегендә бер төркем язучылар – Газинур Морат, Рифә Рахман һәм Ләбиб Лерон – Кукмара районының Зур Сәрдек авылы мәдәният йортында халык белән очрашты.  Каләм әһелләре тамашачыларга бүгенге ил-көн вәзгыяте хакында сөйләде, яңа әсәрләреннән өзекләр һәм шигырьләрен  укыды. «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб…
Страница 62 из 85
Союз писателей РТ