Яңалыклар - Татарстан язучылар берлеге
Чәршәмбе, 10 Февраль 2016 16:58

“Гомерем минем моңлы бер җыр иде...”

15 февральдә Герой-шагыйрь М.Җәлилнең тууына 110 ел тула. Шул уңайдан, Л.Н.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Җәлилнең тормышы һәм иҗатына багышланган фәнни-гамәли конференция була.
Әдип-тарихчы Солтан Шәмсигә 70 яшь тула. 12 февральдә Татарстан Язучылар берлегенең Г. Тукай клубында (Мөштәри ур., 14) язучының юбилей кичәсе һәм яңа гына  нәшер ителгән “Тарихи әсәрләр” китабын тәкъдир итү була.
Шагыйрь, галим, халкыбыз иҗаты җәүһәрләрен баеткан фольклорчы, җәмәгать эшлеклесе Рәшит Ягъфәровның тууына 70 ел тула. Шушы уңай белән 5 февральдә Татарстан Язучылар берлегенең Г. Тукай клубында (Мөштәри ур., 14) Рәшит Ягъфәровны искә алу кичәсе була. “Фольклорчы буларак, миңа татарлар яшәгән төбәкләрдә күп йөрергә туры килде, - дип яза галим, шагыйрь,…
Дүшәмбе, 25 Гыйнвар 2016 15:52

Сынмас рухлы әдип

Шәмен түгел – җанын ягып гүя Яктыртты ул безнең йөзләрне... Хәсән Туфан      Күктәге айның тылсымлы сәхифәләре белән татар укучысы, иң элек, Фатих Әмирханның “Ай өстендә Зөһрә кыз” дигән  маҗаралы хикәясе аша таныша. Милли тарихыбызны   аның “Сөембикә”, татар кызларының фаҗигале язмышын “Картада оттырылган Зөләйха” хикәяләреннән укып беләбез. Мондый милли рухтагы…
Дүшәмбе, 18 Гыйнвар 2016 10:15

Шигырьләре – җир сулышы

     Чатыртаудан илһам алып, җир кешесенең илаһилыгына сокланып иҗат итүче  Илдус  Гыйләҗев үзенең  шигырьләрендә  авыл  халкын, аның яшәешен, язмышын, фидакарьлеген дөнья биеклегенә күтәрә.   “Матур шигырь языйм, дисәң, ... Кешеләрне ярата бел, Йөрәгеңә сыйсын галәм!”  дигән юллар белән раслый ул аны.      “Җир китабы”, “Серле мәгарә”, “Чатыртау тылсымы”  һ. б. җыентыкларында…
Чәршәмбе, 13 Гыйнвар 2016 10:27

“Намус”ка тугрылык

     Татар әдәбиятына Бөек Ватан сугышы каһарманнарының хәрби һәм шәхси язмышларын югары сәнгать дәрәҗәсендә  тасвирлаган очерклары белән килеп кушылган Гомәр Бәширов гомере буе шушы  биеклектә калды. Аның СССР Дәүләт премиясен яулаган “Намус” романында гәүдәләнгән образлар ничәмә-ничә буын татар яшьләре өчен үрнәк булып хезмәт итте.      Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге…
     Һәр елның 26 апрелендә – бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә, Татарстан Республикасы Президенты карары белән, җәмәгатьчелек тарафыннан киң танылу яулаган, милли әдәбиятыбызны үстерүгә зур өлеш керткән әдәби әсәрләр өчен Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә.     Республикабыз язучылары арасыннан бу бүләккә быел кем лаек булыр?    …
Страница 65 из 80
Союз писателей РТ