Яңалыклар - Татарстан язучылар берлеге
Җомга, 27 Ноябрь 2015 15:01

Бөек Туфан туган җирдә

     2015 ел – ил күләмендә әдәбият елы дип игълан ителгән иде. Һәм аның кысаларында Татарстанда зур программа тормышка ашырыла. Ә инде аңа татарның бөек улы – Туфан Миңнуллинның тууына 80 ел тулу белән бәйле әдәби-мәдәни чаралар да килеп кушылу безнең Республикада бу елның эчтәлеген тагын да баетып җибәрде.
Чәршәмбе, 25 Ноябрь 2015 15:05

Үз илендә һәркем олуг

     Быел Казанда авар шагыйре Мөхәммәт Әхмәтовның “Ватан турында уйлар” дигән китабы дөнья күрде (“Илһам” нәшр.).      Рәсүл Гамзатов, Кайсын Кулиев, Алим Кешоков, Давыт Көгелтинов, Мостай Кәрим кебек төрки телдә иҗат итүче дөньякүләм танылган шагыйрьләр татар укучысы өчен күптән үз һәм якын. Дагыстанда яшәп иҗат итүче Мөхәммәт Әхмәтов белән…
Чәршәмбе, 11 Ноябрь 2015 11:24

Казакъстан очрашулары

     Быел “Илһам” нәшрияты Казакъстанның күренекле шагыйрьләре Нурлан Оразалин белән Галим Жайлыбайның шигырь китапларын татар телендә бастырып чыгарган иде. Казакъстанда, шулай ук, татар язучыларының хикәяләрен туплаган “Татар әңгәмәләре” дигән китап казакъ телендә басылып чыкты.
Сишәмбе, 03 Ноябрь 2015 16:46

Аккан сулар эзеннән

     Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре исемнәренә лаек язучыбыз Вакыйф Нуруллинга  80 яшь тулды.  Совет чоры тормышының бөтен тирәнлекләрен иң оста яктыртучы әдип буларак мәгълүм ул татар укучысына. Аның “Шинельсез солдатлар”, “Һәлакәт”, “Яшьнәп үткән яшьлек” повестлары гына да язучының әдәби офыклары киңлеген билгели.
Шушы золымга дучар ителгән татар язучылары:
Пәнҗешәмбе, 29 Октябрь 2015 15:22

Тамчы гөлләр дә сине сагына

     Татарларда яратып башкарыла торган “Тамчы гөл” һәм тагын дистәләгән җырларның сүзләрен һәм көйләрен иҗат иткән автор – Рөстәм Зарипов, Саба районында гына түгел, республикада да киң танылу яулаган шәхес.
22 октябрьдә Әлмәт татар дәүләт драма театры бинасында бәйрәм тантанасы гөрләде. Менә 10 ел инде иҗаты белән әдәбият дөньясына килеп кушылган поэзия осталарын "Татнефть" акционерлык җәмгыяте һәм Татарстан Язучылар берлеге Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләкләр белән сөендерә. Сәнгать осталары чыгышлары белән бизәлгән әлеге кичәдә С. Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр тапшырылды.2015 елда…
Страница 69 из 82
Союз писателей РТ