Яңалыклар - Татарстан язучылар берлеге
Дүшәмбе, 15 Октябрь 2018 11:52

Бүген!

    –                  Горурланам! Актаныш бүген үзенә күпме талантларны җыйды. Татар әдәбиятенең һәм шигъриятенең иң якты йолдызлары белән актанышлылар, укытучылар, балаларга аралашу мөмкинлеге татар дөньясына яңа талантлар тууга этәргеч бирә. Бүген киңкырлы шәхес, якташыбыз – Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салиховның олуг юбилее – 60 яше! Иҗат бәйрәмен ул туган якта билгеләп…
Пәнҗешәмбе, 04 Октябрь 2018 09:29

Котлыйбыз!

Бүген шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәтнең туган көне. Каләмдәшебезгә  – 50 яшь! Юбилярга зур иҗади уңышлар, илһамлы каләм, саулык телибез!
  Әдәбият галиме Хатыйп Миңнегуловның “Әдәбиятны өйрәнү юлында” дип исемләнгән хезмәте басылды. Аны Татарстан китап нәшрияты чыгарды. Галимнең яңа китабында соңгы өч-дүрт елда язылган мәкалә-хезмәтләре тупланган. Язмаларда әдәбиятның соңгы меңъеллык тарихы, халыкара бәйләнешләре, күп кенә каләм әһелләренең эшчәнлеге, татар халкының рухи язмышы гәүдәләнгән. "Китап алты бүлектән тора. Аның беренчесе “Үткәннән…
1 октябрьдә Татарстан Язучылар берлеге олы яшьтәге каләм ияләрен «Татарстан» ресторанына  Өлкәннәр көненә җыйды.   Еллык традиция буенча, язучылар бу көнне Лев Гумилев һәйкәленә чәчәкләр дә салдылар.    
Ел саен оештырылучы әлеге очрашу кысаларында язучылар Мөслимнең кунакчыл урыннары белән таныштылар – «Җәмигъ» мәчетендә, универсал спорт залында, паркларда, «Офык» мәктәптән тыш эшләр үзәгендә, балалар һәм сәнгать мәктәбендә булдылар. «Мизгел» яшьләр үзәгендә узган түгәрәк өстәл артында татар теле, үсеп килүче буында телебезгә, мәдәниятебезгә мәхәббәт, кызыксыну тәрбияләү буенча фикер алыштылар.  Муниципаль…
Страница 8 из 91
Союз писателей РТ