Яңалыклар - Татарстан язучылар берлеге
Хөрмәтле язучылар! 19 гыйнвар көнне 14.00 сәгатьтә Язучылар берлегенең Тукай клубында Шигърият һәм Проза остаханәләренең берләштерелгән утырышы була. Көн тәртибендә: 1.   Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенә кандидатлар күрсәтү; 2.   Төрлесеннән.
Пәнҗешәмбе, 11 Гыйнвар 2018 17:23

Мамадышта – Шигъри сабантуй

15 нче гыйнвар – күренекле якташыбыз Шәйхи Маннурның туган көне. Бу уңайдан, ел саен шәһәребездә Кышкы шигырь бәйрәме үткәрелә. Быел да искәрмә булмаячак. Анда Казан һәм Яр Чаллы әдипләре дә катнашачак. Бәйрәм көндезге сәгать 11дә Шәйхи Маннурның һәйкәле яныда башлана һәм композитор Яруллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбенең актлар залында дәвам…
   «Мин фәкыйрегезгә озакламый – 2018 елның 26 мартында (аңынчы исән-сау булсак) – 80 яшь тула. Шул бәйрәм уңаеннан моңарчы басылмаган әсәрләремне Татарстан китап нәшрияты 10 томлык итеп чыгарачак. Алма –Атада яшәүче татарлар 1917 ел азагында мине карчыгым Рузия ханым белән бергә кунакка чакырганнар иде. Мин анда Алма-Ата Фәннәр академиясендә…
Пәнҗешәмбе, 28 Декабрь 2017 17:51

Яңа ел белән!

                                           Кадерле язучылар!    2018 ел шатлык-куанычлары, көтелгән һәм көтелмәгән уңышлары белән килсен! Тормышыгыз түгәрәк, бәхетегез тулы, җаныгыз тыныч, үзегезгә ышынычыгыз нык булсын!
Хөрмәтле дуслар! Онытмагыз! Иртәгә –28 декабрьдә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында «Шаярып алу» дип аталган Яңа ел тамашасы!Тамашада танылган язучылар, җырчылар, артистлар катнаша Башлана – 17 сәгатьтә  Кызык булачак!      
  Татарстанның халык шагыйре, соңгы арада блогер буларак танылып килүче Роберт Миңнуллин киләсе елга үзенең 70 яшьлек юбилеен каршылый. Шул уңайдан ул, үзенә һәм укучыларына бүләк ясап, «Инстаграм шигырьләре» дигән өр-яңа китабын бастырып чыгарырга уйлый. Искәртеп үтик, Роберт Миңнуллин «Инстаграм»га теркәлеп, дүрт ай эчендә 5000 язылучы җыйды. Бүген аңа язылучылар…
Сишәмбе, 26 Декабрь 2017 16:47

Яңа ел алдыннан очрашу

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Хәбибрахман улы Салихов  «Таттелеком»  акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Лотфулла Нурислам улы Шафигуллин белән очрашып, Яңа елда башкарылачак уртак проектлар хакында сөйләште. (Фотода: “Таттелеком” җәмгыятенең матбугатчысы, шагыйрь Рөстәм Зәкуан, Данил Салихов, Лотфулла Шафигуллин) 
Страница 2 из 66
Союз писателей РТ