Яңалыклар - Татарстан язучылар берлеге
Пәнҗешәмбе, 28 Декабрь 2017 17:51

Яңа ел белән!

                                           Кадерле язучылар!    2018 ел шатлык-куанычлары, көтелгән һәм көтелмәгән уңышлары белән килсен! Тормышыгыз түгәрәк, бәхетегез тулы, җаныгыз тыныч, үзегезгә ышынычыгыз нык булсын!
Хөрмәтле дуслар! Онытмагыз! Иртәгә –28 декабрьдә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында «Шаярып алу» дип аталган Яңа ел тамашасы!Тамашада танылган язучылар, җырчылар, артистлар катнаша Башлана – 17 сәгатьтә  Кызык булачак!      
  Татарстанның халык шагыйре, соңгы арада блогер буларак танылып килүче Роберт Миңнуллин киләсе елга үзенең 70 яшьлек юбилеен каршылый. Шул уңайдан ул, үзенә һәм укучыларына бүләк ясап, «Инстаграм шигырьләре» дигән өр-яңа китабын бастырып чыгарырга уйлый. Искәртеп үтик, Роберт Миңнуллин «Инстаграм»га теркәлеп, дүрт ай эчендә 5000 язылучы җыйды. Бүген аңа язылучылар…
Сишәмбе, 26 Декабрь 2017 16:47

Яңа ел алдыннан очрашу

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Хәбибрахман улы Салихов  «Таттелеком»  акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Лотфулла Нурислам улы Шафигуллин белән очрашып, Яңа елда башкарылачак уртак проектлар хакында сөйләште. (Фотода: “Таттелеком” җәмгыятенең матбугатчысы, шагыйрь Рөстәм Зәкуан, Данил Салихов, Лотфулла Шафигуллин) 
           20-23 декабрьдә Казахстанның Төркестан шәһәрендә ХII Халыкара төрки шигърият фестивале үткәрелде.          Ике елга бер тапкыр уздырыла  торган әлеге фестиваль төрки дөнья әдәби хәятендәге иң эзлекле, дәвамлы һәм нәтиҗәле чараларның берсе.          Төркия Язучылар берлеге тарафыннан оештырыла торган фестиваль  тәүге тапкыр 1992 елда Төркиянең Бурса…
Татар язучылары Вахит Имамов, Данил Салихов, Зиннур Хөснияр Илһам ага Шакировта кунакта булдылар.  Язучылар  бөек җырчы янына аның якыннары чакыруы буенча бардылар.
Чәршәмбе, 20 Декабрь 2017 16:05

Яңа ел бәйрәменә чакыру

Хөрмәтле  дуслар!   28 декабрьдә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында «Шаярып алу» дип аталган Яңа ел тамашасы була. Юмор, сатира, музыка белән үрелеп барачак тамашада танылган язучылар, җырчылар, артистлар катнаша Башлана – 17сәгатьтә   Бәйрәмгә рәхим итегез! Кызык  булачак!   Керү ирекле)
Страница 11 из 75
Союз писателей РТ