Яңалыклар - Татарстан язучылар берлеге
  Бездә тик бездә генә. Быел да кышның кыл уртасында – 15нче гыйнвар көнне Мамадыш районында күренекле татар әдибе Шәйхи Маннурның туган көненә багышланган Шигырь бәйрәме үткәрелде, аның исемендәге премияләрнең яңа лауреатлары игълан ителде. Туксанынчы елларда, яңгырдан соң чыккан гөмбәләр кебек, күпсанлы әдәби премияләр булдырылган, акчаларын шәһәр һәм район хакимиятләре…
Сишәмбе, 16 Гыйнвар 2018 16:51

Аяз Гыйләҗевне искә алу

17 гыйнварда Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге  Дәүләт премиясе лауреаты Аяз Гыйләҗевнең тууына 90 ел тула. Язучыларны, киң җәмәгатьчелек вәкилләрен күренекле язучының каберен зиярат кылырга чакырабыз. Аяз Гыйләҗевне искә алу чарасы иртәгә, 17 гыйнварда, Яңа бистә татар зиратында була. Башлана – 10.00 сәгатьтә.
Хөрмәтле язучылар! 19 гыйнвар көнне 14.00 сәгатьтә Язучылар берлегенең Тукай клубында Шигърият һәм Проза остаханәләренең берләштерелгән утырышы була. Көн тәртибендә: 1.   Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенә кандидатлар күрсәтү; 2.   Төрлесеннән.
Пәнҗешәмбе, 11 Гыйнвар 2018 17:23

Мамадышта – Шигъри сабантуй

15 нче гыйнвар – күренекле якташыбыз Шәйхи Маннурның туган көне. Бу уңайдан, ел саен шәһәребездә Кышкы шигырь бәйрәме үткәрелә. Быел да искәрмә булмаячак. Анда Казан һәм Яр Чаллы әдипләре дә катнашачак. Бәйрәм көндезге сәгать 11дә Шәйхи Маннурның һәйкәле яныда башлана һәм композитор Яруллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбенең актлар залында дәвам…
   «Мин фәкыйрегезгә озакламый – 2018 елның 26 мартында (аңынчы исән-сау булсак) – 80 яшь тула. Шул бәйрәм уңаеннан моңарчы басылмаган әсәрләремне Татарстан китап нәшрияты 10 томлык итеп чыгарачак. Алма –Атада яшәүче татарлар 1917 ел азагында мине карчыгым Рузия ханым белән бергә кунакка чакырганнар иде. Мин анда Алма-Ата Фәннәр академиясендә…
Пәнҗешәмбе, 28 Декабрь 2017 17:51

Яңа ел белән!

                                           Кадерле язучылар!    2018 ел шатлык-куанычлары, көтелгән һәм көтелмәгән уңышлары белән килсен! Тормышыгыз түгәрәк, бәхетегез тулы, җаныгыз тыныч, үзегезгә ышынычыгыз нык булсын!
Хөрмәтле дуслар! Онытмагыз! Иртәгә –28 декабрьдә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында «Шаярып алу» дип аталган Яңа ел тамашасы!Тамашада танылган язучылар, җырчылар, артистлар катнаша Башлана – 17 сәгатьтә  Кызык булачак!      
Страница 14 из 78
Союз писателей РТ