Яңалыклар - Татарстан язучылар берлеге
  29 сентябрьдә Аксубай районы Яңа Үзи авылында Чаллыда яшәп иҗат иткән, үзеннән соң бай мирас калдырып мәңгелек иленә күчкән күренекле язучы Газиз  Кашаповның тууына 75 ел тулуын билгеләп үттеләр. Әлеге чарада Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты Факил Сафин, Эдуард Касыймов, Шәйхи Маннур премияләре…
Шигырь булып ургый хисләре   28нче сентябрь көнне Чаллы шәһәренең 12нче санлы татар китапханәсендә “Гөлгә бизәп гомер юлларын...” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды.  Кичәдә китап укучылар шәһәребезнең күренекле шагыйрәсе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк иясе Әлфия Ситдыйкова белән очраштылар. Әлеге очрашуга шагыйрәнең  иҗатташ дуслары Сирень Якупова,…
Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле, кадерле, зирәк өлкәннәребез, гомерләрен язучылык дигән бөек хезмәткә багышлаган ветераннарыбыз!  Саулыгыгыз - корычтай, күңелегез - тыныч, уйларыгыз - матур булсын!
22 сентябрь көнне Актаныш районы Качкын төп белем бирү мәктәбендә язучы-галим, икътисадчы, бакчачы Фарсель Зыятдиновка музей ачылды. Бәйрәм тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Р.Ильясов, ТР мәгариф министрлыгының милли мәсьәләләр бүлеге җитәкчесе Г. Исмәгыйлева, ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Р.Сабирҗанов,  язучының каләмдәшләре – Г.Морат, Ф.Мөслимова, Р.Сәгъди, А.Әхмәтгалиева, “Агросила” ЯАҖнең генераль директоры Ф.…
 (Фото: http://arskmedia.ru) Әлеге премияне моңа кадәр районның 11 иҗат коллективы, 68 укучы һәм студент алган.  (Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”, Сания Әхмәтҗанова). Татар халык язучысы, драматург, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Гариф Ахунов исемен мәңгеләштерү максатыннан, 22 сентябрьдә танылган шәхеснең туган авылы - Арча районының элек Кечкенә…
Китап бәйрәме    “Китап – белем чишмәсе” ди татар халык мәкале.  Ни кызганыч, соңгы елларда белем, рухи азык чыганагы булган галиҗәнәп китапка игътибар кимеде. Шуңа да 21 сентябрь көнне Чаллы каласында үткән шәһәркүләм Китап фестивале бик вакытлы һәм кирәкле чара булды. Шәһәрнең мәдәният идарәсе, китапханәләр челтәре оештырган Китап бәйрәменең кунаклары…
Страница 49 из 104
Союз писателей РТ