Яңалыклар - Татарстан язучылар берлеге
2017 елның 17 февралендә Казан шәһәрендә урнашкан Халыклар Дуслыгы йортында (Павлюхин урамы, 57) танылган язучы, шагыйрь, драматург, әдәбият белгече, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Галимҗан Гыйльмановка 60 тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә була. Кичәдә әдипнең иҗат һәм тормыш юлы яктыртылачак, котлаулар һәм кызыклы очрашулар булачак. Чарада Г.Гыйльмановның каләмдәшләре, остазлары, шәкертләре, дуслары, якыннары,…
Сишәмбе, 14 Февраль 2017 13:15

Без китаплы халык

9 февраль көнне Чаллы шәһәренең үзәк китапханәсендә шул исемдәге кичә узды. Биредә Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән өр-яңа басмалар тәкъдим ителде, аларның бик күпләре үз укучыларын тапты. Татарстан китап нәшрияты хезмәткәрләре белән очрашуга мөгаллимнәр, тәрбиячеләр, Чаллы төбәге язучылары, китап укучылар чакырылган иде. Китап бәйрәме 1 нче номерлы “Шатлык” балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр…
13 февральдә 17.00 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында танылган әзәрбәйҗан шагыйрәсе Сона Вәлиеваның “Аразбары” исемле шигырьләр җыентыгын (татар теленә Рифат Сәлах тәрҗемәсе) тәкъдир итү кичәсе була. Кичәдә Татарстана Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, әдәбият галиме Фоат Галимуллин, Әзәрбәйҗанның Яшь язучылар берлеге рәисе Әкбәр Кошалы, шагыйрь Рифат Сәлах, Татарстанның атказанган артисты…
Пәнҗешәмбе, 09 Февраль 2017 23:51

Шигърияттән мөлдерәмә күңел

Ике гомер безгә насыйп булмас, Бер яшибез җирдә бер туып. Шушы җирдә бик каласы килә Бер югалмый торган җыр булып.    К.Сибгатуллин Кадыйр Сибгатуллин – шигърият дөньясына олпат шагыйребез Хәсән Туфан фатихасы белән аяк атлаган шагыйрь. Әдип аның язган  шигырьләренә   югары бәясен бирә. Кадыйр Сибгатуллин  берсеннән-берсе тирән мәгънәле шигырьләре белән…
Сишәмбе, 07 Февраль 2017 18:17

Аркадий Мельников вафат

Республикабыз җәмәгатьчелеге авыр югалтуга дучар булды. 7 гыйнвар көнне Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган  балалар шагыйре, язучы, галим, тәрҗемәчеАркадий Мельниковның   91 нче яшендә йөрәге тибүдән туктады.  Аркадий Михайлович Мельников 1926 елның 29 декабрендә Украинаның Виниция өлкәсе Гайсин шәһәрендә эшче гаиләсендә туа. Бөек Ватан сугышы башлангач, алар Кемерово өлкәсенең Новокузнецк шәһәренә…
Дүшәмбе, 06 Февраль 2017 11:00

Мөслимдә очрашу

2017 елның 26 гыйнварында Татарстан язучылар берлеге рәисе, драматург Данил Салихов Мөслим районы үзәк китапханәсендә Иске Карамалы авылы театр коллективы hәм китапханә хезмәткәрләре белән белән очрашты. Кич белән районның үзәк мәдәният йортында әлеге театр артистлары авторның "Кодаң булса генерал" сатирик комедиясен тамашачыга күсәттеләр. Бу чарада Мөслим районы башлыгының аппарат җитәкчесе…
Страница 51 из 87
Союз писателей РТ