Яңалыклар - Татарстан язучылар берлеге
Мул сулы Идел елгасы күпсанлы инешләр кушылудан хасил булган кебек мең еллык тарихы булган татар әдәбияты да төрле төбәкләрдә эшләп килүче иҗат түгәрәкләре, әдәби берләшмәләр эшчәнлеге белән яши, алардан илһам-көч ала. Шунысы сөенечле: заманнар үзгәрсә дә, иҗат дәрте белән янып-ялкынланып  яшәүче әдәби берләшмәләребез бар! Түбән Камадагы «Кама таңнары» берләшмәсе әдәбият…
Пәнҗешәмбе, 26 Гыйнвар 2017 16:10

Саф күңелле әдип кичәсе

23 гыйнвар көнне Татастан Язучылар берлегенең Тукай клубында татар язучылырының олы буыны вәкиле - күренекле прозаик, драматург, публицист hәм җәмәгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Ленин ордены, ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены hәм бик күп медальләр белән бүләкләнгән олпат язучыбыз Мирсәй Әмирнең тууына…
21 нче гыйнвар көнне Татарстан Республикасы  сынлы сәнгать музееның “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә “Рәссам Илдар Зарипов дөньясы балалар күзлегеннән” дип аталган Республика конкурсына йомгак ясау уңаеннан чара үткәрелде. Әлеге иҗади конкурс Татарстан сынлы сәнгать музее һәм ТР Язучылар берлеге тарафыннан  оештырылган иде. Конкурска йомгак ясау чарасын “Хәзинә” милли сәнгать галереясе…
Якшәмбе, 22 Гыйнвар 2017 20:31

Хөрмәтле ЯЗУЧЫЛАР!

24 нче гыйнвар көнне 14.00 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлегенең конференц-залында  Шигърият һәм  Проза остаханәләренең берләштерелгән утырышы була. Утырышта Г.Тукай, Г.Исхакый, Ф.Хөсни һәм Җ.Вәлиди исемендәге әдәби премияләргә кандидатлар күрсәтү мәсьәләсе каралачак. РӘХИМ  ИТЕГЕЗ!
Җомга, 20 Гыйнвар 2017 15:12

“Саф күңелләр җырчысы”

23 гыйнвар көнне 17.00 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында татар әдәбияты классигы Мирсәй Әмирнең тууына 110 ел тулуга багышланган “Саф күңелләр җырчысы” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә була. Кичәдә Г.Камал театры артистлары Равил Шәрәфи, Хәлим Җәләй, Кәрим Тинчурин театры артистлары Зөфәр Харисов, Сәлим Мифтахов, Ринат Шәмсетдинов, Лилия Мәхмүтова, Илгизәр Хәсәнов, …
Җомга, 20 Гыйнвар 2017 15:00

“Мин җирдә калам”

2017 елның 19 гыйнварында Казан шәhәренең Галактионов урамында урнашкан 3 а йорт диварына шагыйрь, хикәяче, романчы, публицист hәм драматург Нәби Дәүлигә багышланган мемориаль такта кую тантанасы булды. 1961–1973 нче еллларда әдип  яшәп иҗат иткән йорт янына язучыны искә алырга дип аның якыннары, иҗатташ дуслары, җурналистлар һәм киң җәмәгатьчелек җыелган иде.…
Әлмәт шәһәренең 2 нче китапханәсе язучылар белән берлектә киң җәмәгатьчелектә әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләүгә, язучыларның иҗатларын пропагандалау һәм исемнәрен мәңгеләштерүгә зур игътибар бирә. 13 гыйнварда узган әдәби чара шагыйрь, публицист, композитор Разим Вәлиуллинның 75 еллыгына багышланган иде. Разим Вәлиуллин 1993-2003 елларда Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеген җитәкли. Шул вакытта нефтьчеләр каласы…
Страница 52 из 87
Союз писателей РТ