Яңалыклар - Татарстан язучылар берлеге
1944 елның 25 августы кешелек тарихына үлемсезлек билгесе - мәңгелек Хәтер булып калыр. Моннан 73 ел элек, Германиянең Плетцензее төрмәсендә татарның 11 асыл ир - егете Ватан иминлеге өчен корбан була. Жәлил hәм аның көрәштәшләре! Халкымдагы кыюлык, Ватанга бирелгәнлек, сабырлык, ныклык сыйфатлары шушы 11 татар егетендә гәүдәләнә. Аларның бер -…
Җомга, 25 Август 2017 12:03

Әдәби Чаллы авазы

Чаллы шәһәренең ГЭС бистәсендәге әдәби мәйданчыкта «Әдәби Чаллы» дип исемләнгән кичә үтте. Татарстан Республикасы көне уңаеннан оештырылган бу бәйрәмгә бик күп каләм ияләре килгән иде. Чараны Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин ачып җибәрде. Ул язучы-шагыйрьләргә, әдәбият сөючеләргә, китап яратучыларга, шәһәр китапханәчеләренә җәй дәвамында оештырылган  әдәби чараларда актив…
Пәнҗешәмбе, 24 Август 2017 14:34

Изге Болгар җиренә сәяхәт

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов үзебезнен язучыларыбызны Изге Болгар җирлегенә алып бару теләге барлыгын әйткән иде.Ниhаять аның теләге тормышка ашты. 2017 елның 23 август көнне 40 ка якын татар зыялысы заман таләпләренә туры килә торган автобуска утырып Изге Болгар жиренә сәяхәткә кузгалды. Әлеге сәфәргә чыгучылар арасында язучылар: Данил Салихов,Равил…
Сишәмбе, 22 Август 2017 12:21

Жәлилчеләрне искә алу мәрасиме

Моннан нәкъ 73 ел элек, 1944 елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә империя суды карары белән Муса Жәлил hәм аның 10 көрәштәшен гильотинада жәзалап үтерәләр. Алар: Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Гариф Шабай, Әхмәт Симай, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаров. Сугыш еллары ераклашкан саен аның…
Хөрмәтле язучылар! 28 августта 14.00 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлегенең конференц-залында Балалар әдәбияты остаханәсенең чираттагы утырышы була. Көн тәртибендә: Абдулла Алиш исемендәге әдәби премиягә кандидатлар күрсәтү. Әлеге премиягә тәкъдим ителүче әсәрләрне Язучылар берлегенә тапшыруыгызны сорыйбыз. 
2017 елның 2-3 август көннәрендә Казан шәhәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае булып узды. Анда Россия Федерациясенең 73 төбәгеннән hәм 41 чит илдән 811 делегат hәм 207 кунак катнашты. Корылтай эшендә катнашкан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов; "hәр корылтай - көтеп алган вакыйга. Әлеге чараның Бөтендөнья татар конгрессының 25 еллыгында үтүе…
Пәнҗешәмбе, 17 Август 2017 09:55

Күренекле композиторга hәйкәл

2017 елның 16 август көнне Казан шәhәренең Зур Кызыл урамында урнашкан скверда күренекле композитор, Татарстан Республикасы дәүләт гимны авторы, СССРның халык артисты Рөстәм Яхинга hәйкәл ачу тантанасы булды. Әлеге чарада дәүләт житәкчеләре, музыка сөючеләр, күп санлы сәнгать әhелләре hәм Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов житәкчелегендә бер төркем язучылар канашты.…
Страница 54 из 104
Союз писателей РТ