Яңалыклар - Татарстан язучылар берлеге
Пәнҗешәмбе, 11 Май 2017 10:49

Сез-безнең горурлык

Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов сугыш hәм хезмәт ветераны, легендар шәхес,"Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре", Ленин ордены, ике мәртәбә Хезмәт Кызыл Байрагы ордены иясе, СССР Югары Советы, ТАССР Югары Советы депутаты, 1990 елдан СССР(Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы Фәйзи Әхмәт улы Галиевны олы бәйрәм…
Чәршәмбе, 10 Май 2017 13:27

Казанда "Үлемсез полк" акциясе

9 май көнне Казанда Җинү көне уңаеннан киң масштаблы "Үлемсез полк" акциясе узды. Әлеге чарада катнашучы кешеләр агымы ике чакрымга сузылды. Колоннаны үз артыннан 200 кв. метрга җәелгән Җиңү байрагы алып барды. Колоннаның беренче рәтендә Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов һәм башка рәсми вәкилләр булды.   Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил…
Чәршәмбе, 10 Май 2017 11:45

Музыкаль- поэтик җыен

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ЯЗУЧЫЛАР БЕРЛЕГЕ  Татарстанның халык  язучысы, драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан ага Миңнуллин истәлегенә музыкаль- поэтик  җыен үткәрелә.  ҖЫЕН ПРОГРАММАСЫНДА:  ЯШЬ ШАГЫЙРЬЛӘРНЕҢ ШИГЪРИ ЭСТАФЕТАСЫ ЯШЬ ҖЫРЧЫЛАР – РОССИЯНЕҢ ҺӘМ ТАТАРСТАННЫҢ ХАЛЫК АРТИСТЫ, Г.ТУКАЙ ПРЕМИЯСЕ ЛАУРЕАТЫ ВЕНЕРА ГАНИЕВА УКУЧЫЛАРЫ  БАШКАРУЫНДА  ТУФАН АГА СҮЗЛӘРЕНӘ ЯЗЫЛГАН ҺӘМ АНЫҢ ӘСӘРЛӘРЕ БУЕНЧА КУЕЛГАН СПЕКТАКЛЬЛӘРДӘ ЯҢГЫРАГАН…
Татарстан Язучылар берлеге оешмасы оешканнан бирле бер генә көн дә, хәтта Бөек Ватан сугышында да, эшен туктатмаган. Сугышта татар язучылары алгы сафта көрәшкән. Фронтта 104 язучы булган, шуларның 31 туган җиренә әйләнеп кайтмаган. Алар арасында М. Җәлил Ф. Кәрим,Г. Кутуй, А. Алиш, Н. Баян, Р. Ильяс, М. Әблиев, В Мифтахов,…
Пәнҗешәмбе, 04 Май 2017 14:29

Җан сулышым

2017 елның 15 нче маенда 17.00 сәгатьтә Язучылар берлегенең Габдулла Тукай исемендәге клубында (Мөштәри урамы, 14) популяр җырлар авторы, шагыйрә Сания Юныс кызы Әхмәтҗановага 55 яшь тулу уңаеннан әдәби-музыкаль кичә була.   Керү ирекле! РӘХИМ ИТЕГЕЗ!
2017 елның 3 май көнне Татарстан Язучылар берлеге хезмәткәрләре ел саен үткәрелә торган язгы өмәгә чыкты. Бал кортларыдай тырышып башкарылган эштән соң берлек тирәсе озын салкын кыш буе җыелган чүп-чардан арынып матурланып, яшелләнеп калды. Ә Язучылар берлегенең борынгы мәhәбәт бинасы тәрәзәләре язгы кояш нурларында ялт-йолт килеп елмаешып торалар.    …
Чәршәмбе, 03 Май 2017 14:16

Хәтерләрне яңартып....

2017 елның 10 май көнне Татарстан Язучылар берлеге, Тукай клубы, Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан барлык язучыларны, ветераннарны бәйрәм концертына чакыра. Бәйрәм кичәсе мөнбәрендә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы, юмор остасы, жырчы, композитор Алмаз Хәмзин. Башлана 17:00 сәгатьтә. Барыгызны да бәйрәм концертына көтеп калабыз! 
Страница 56 из 101
Союз писателей РТ