Яңалыклар - Татарстан язучылар берлеге
(Казан, 4 апрель, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Халык шагыйре Разил Вәлиевнең 70 яшьлегенә багышланган кичә котлауларга корылган юбилей кичәсе буларак түгел, җырчы-шагыйрьнең иҗат кичәсе буларак әзерләнгән иде. Тамашачыга 4 сәгать буена затлы шигырьләр һәм җыр тыңлап ләззәтләнергә мөмкинлек булды. Кичәнең беренче өлешендә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының шигъри-музыкаль…
Март аеның соңгы көнендә шәһәребезнең "Энергетик" мәдәният сараенда Татарстанның халык шагыйре, күренекле сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиевнең иҗат кичәсе булып узды. Кичәнең Чаллыда узуы гаҗәп түгел, чөнки Разил ага шәһәребездә иҗат белән шөгыльләнә башлаган, биредә язучылар берлеген дә җитәкләгән. Бәйрәмне Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева алып барды. Ул…
Якшәмбе, 02 Апрель 2017 10:38

«Үз юлым – Своя строка»

Бүген Татарстан Язучылар берлегендә «Үз юлым – Своя строка» республикакүләм иҗади конкурс-лабораториясе катнашучылары белән очрашу  узды.  Танылган язучылар Нәбирә Гыйматдинова, Ркаил Зәйдулла, Халисә Ширмән яшь каләм тибрәтүчеләргә мастер-класслар үткәрде. Корнкурсның максаты Татарстанда проза өлкәсендә язучы яшь авторларны барлау һәм ачыклаудан гыйбарәт. Бәйге “Калеб” яшьләр буыны җыены, Бөтендөнья татар яшьләре форумы,Татарстан Республикасы…
29 март көнне Чаллының Үзәк китапханәсендә яшь шагыйрә, халыкара “Белла” әдәби премиясе лауреаты, “Мин бәхетне күрәм!..”, “Тынлык кайтавазы” исемле шигъри җыентыклар авторы Лилия Гыйбадуллинаның иҗат кичәсе узды.  Әлеге кичәгә Чаллының мөхтәрәм каләм ияләре, китапханәчеләр, студентлар,   шулай ук Казаннан шагыйрәнең дусты, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Луиза Янсуар килгән иде. Затлы шигърият…
29 март көнне Казан Федераль (Идел буе) университетының "Tataristica" үзәге тарафыннан "Татарстан үсеш стратегиясе: шартлар, вәзгыятъ, алымнар" темасына багышланган фикер алышу булып узды. Төп максат- тел ,әдәбият, тарих, мәдәният өлкәсендәге мөhим мәсьәләләргә кагылышлы җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү, аерым проблемаларның чишелешен эзләү иде. Әлеге чарада Татарстанның hәм татар теленең бүгенге хәләтенә, аның…
Хөрмәтле Казанлылар һәм башкалабыз кунаклары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Татарстан Язучылар берлеге Сезне Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар шагыйрьләренең “Шигырь һәм җыр бәйрәме”ндә катнашырга чакыра.Әлеге  чарада Рим Идиятуллин, Мөнир Вафин, Фатыйх Сайфран, Ирек Галин, Венер Фәттахов, Халисә Мөдәрисова, Нурлан Ганиев, Рита Галиева, Рабит Фәтхи, Рәсим Рәхмәтулла, Закир Шаһбан,…
2017  елның  27  март  көнне Татарстан Язучылар берлегенең  Г. Тукай клубында Свердловск өлкәсе Артинский округының "Әҗегол урта белем бирү мәктәбе" муниципаль автономияле гомумбелем бирү оешмасының татар теле hәм әдәбияты укытучылары белән очрашу булды. Кичәне Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Хабибрахман улы Салихов ачып җибәрде. Ул үзенең чыгышында татар телен hәм…
Страница 58 из 99
Союз писателей РТ