Яңалыклар - Татарстан язучылар берлеге
Чәршәмбе, 24 Февраль 2016 17:06

Исәннәрнең кадерен бел...

21 февральдә Халыкара туган тел көне уңаеннан күренекле әдипләрнең: Г.Тукай, А.Пушкин, М.Җәлил, Г.Державин, Л.Гумилев,  М.Горький, Ф.Кәрим һәйкәлләренә һәм барельефларына чәчәкләр куелды. Анда Татарстан Язучылар берлеге рәисе, шагыйрь Р.Корбан, Татарстан Югары Совет депутаты, шагыйрь Р.Вәлиев, язучы М.Галиев, шагыйрьләр Г.Морат, Р.Зәйдулла катнашты.    
19 февральдә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында  Халыкара туган тел көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә була. Анда Татарстанда яшәүче төрле милләт вәкилләре үзләренең җыр-биюләрен  күрсәтәчәк. Г. Тукайның “Туган тел” шигыре төрле телләрдә яңгыратачак. Шулай ук кичәдә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, Татарстанның халык…
Чәршәмбе, 10 Февраль 2016 16:58

“Гомерем минем моңлы бер җыр иде...”

15 февральдә Герой-шагыйрь М.Җәлилнең тууына 110 ел тула. Шул уңайдан, Л.Н.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Җәлилнең тормышы һәм иҗатына багышланган фәнни-гамәли конференция була.
Әдип-тарихчы Солтан Шәмсигә 70 яшь тула. 12 февральдә Татарстан Язучылар берлегенең Г. Тукай клубында (Мөштәри ур., 14) язучының юбилей кичәсе һәм яңа гына  нәшер ителгән “Тарихи әсәрләр” китабын тәкъдир итү була.
Шагыйрь, галим, халкыбыз иҗаты җәүһәрләрен баеткан фольклорчы, җәмәгать эшлеклесе Рәшит Ягъфәровның тууына 70 ел тула. Шушы уңай белән 5 февральдә Татарстан Язучылар берлегенең Г. Тукай клубында (Мөштәри ур., 14) Рәшит Ягъфәровны искә алу кичәсе була. “Фольклорчы буларак, миңа татарлар яшәгән төбәкләрдә күп йөрергә туры килде, - дип яза галим, шагыйрь,…
Дүшәмбе, 25 Гыйнвар 2016 15:52

Сынмас рухлы әдип

Шәмен түгел – җанын ягып гүя Яктыртты ул безнең йөзләрне... Хәсән Туфан      Күктәге айның тылсымлы сәхифәләре белән татар укучысы, иң элек, Фатих Әмирханның “Ай өстендә Зөһрә кыз” дигән  маҗаралы хикәясе аша таныша. Милли тарихыбызны   аның “Сөембикә”, татар кызларының фаҗигале язмышын “Картада оттырылган Зөләйха” хикәяләреннән укып беләбез. Мондый милли рухтагы…
Дүшәмбе, 18 Гыйнвар 2016 10:15

Шигырьләре – җир сулышы

     Чатыртаудан илһам алып, җир кешесенең илаһилыгына сокланып иҗат итүче  Илдус  Гыйләҗев үзенең  шигырьләрендә  авыл  халкын, аның яшәешен, язмышын, фидакарьлеген дөнья биеклегенә күтәрә.   “Матур шигырь языйм, дисәң, ... Кешеләрне ярата бел, Йөрәгеңә сыйсын галәм!”  дигән юллар белән раслый ул аны.      “Җир китабы”, “Серле мәгарә”, “Чатыртау тылсымы”  һ. б. җыентыкларында…
Страница 89 из 104
Союз писателей РТ