Яңалыклар - Татарстан язучылар берлеге
     Тукай бәйрәмен үткәргән көннәрдә  Әдәбият елына багышланган тагын бер олы вакыйга көтелә –  төрки телләрдә иҗат итүче яшь язучылар Казанга  Халыкара фестивальгә җыелачак. Төркия, Казахстан, Төрекмәнстан кебек мөстәкыйль дәүләтләрдән, Дагыстан, Башкортостан, Чувашия, Кабарда- Балкар, Кырым республикаларыннан, кайбер өлкәләрдән кунаклар киләчәк. Барлыгы егермедән артык яшь язучы көтелә, шулай ук…
Чәршәмбе, 15 Апрель 2015 14:14

Тукайга чәчәкләр белән

     15 апрель бөек шагыйребез Габдулла Тукай вафат булган көн. Бүген язучылар, иҗат оешмалары вәкилләре, матбугат хезмәткәрләре, әдипне зурлаучылар шагыйрь җирләнгән Яңа бистә зиратына, аны искә алу мәрәсименә җыелдылар, каберенә чәчәкләр китерделәр.
Сишәмбе, 14 Апрель 2015 11:45

«Алтын тиен» ике телне белә

     Татар һәм төрек халыклары арасындагы рухи якынлык, күп яклары белән охшаш менталитет Язучылар берлегенең Тукай клубында үткән язучы һәм тәрҗемәче Фатих Кутлуның иҗат кичәсендә ачык чагылды. Ул ниндидер милли зәвык, башыннан ахырына кадәр милли рух белән сугарылган иде. Чыгышларның, башкарылган җырларның ике телдә кушылып баруы да бәлкем ул хисләрне…
Дүшәмбе, 13 Апрель 2015 09:38

Төрекләрнең изге гамәле

       Казан шәһәренең “Анадолу” төрек милли–мәдәни автономиясе, “Салават күпере” төп гомуми белем бирү мәктәбе һәр ел саен төрек декоратив-гамәли эшләнмәләреннән хәйрия ярминкәсе үткәрә. Җыелган акча балалар йортларына, гарип-горабәләргә, күп балалы гаиләләргә, олы яшьтәге ветераннарга таратыла.
Җомга, 10 Апрель 2015 10:14

“Әкият” тә чын хәлләр

     Илебез Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршыларга әзерләнә. Шул уңайдан Әлмәт шәһәре 37 нче “Әкият” балалар бакчасында фронтовик язучы Нәби Дәүлинең иҗатына багышланган “Мин Җирдә калам” дип исемләнгән әдәби кичә узды.
Дүшәмбе, 06 Апрель 2015 12:59

Фатих Кутлу үз кичәсенә чакыра

     10 апрельдә 15.00 сәгатьтә Язучылар берлегенең Тукай клубында төрек һәм татар язучысы, тәрҗемәче Фатих Кутлуның “Алтын синҗап” (Алтын тиен) китабын тәкъдим итү кичәсе була.
3 апрельдә 17.00 сәгатьтә Язучылар берлегенең Тукай клубында танылган шагыйрь, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Роберт Әхмәтҗановның тууына 80 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә була.
Страница 98 из 104
Союз писателей РТ