Дүшәмбе, 01 Июль 2019 10:16

Кайгынамә...

  Республикабыз җәмәгатьчелеге авыр югалтуга дучар булды. 30 июнь көнне танылган драматург, прозаик, актер һәм режиссер Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Туфан Миңнуллин  исемендәге әдәби премия лауреаты Аманулланың   60 нчы  яшендә йөрәге тибүдән туктады. Аманулла (Әмир Аман улы Камалиев) 1960 елның 29 маенда Та­тарстан Республикасының Апас районы Шыгай авылында колхозчы гаиләсендә туа.…
2019 елның 1 июнендә Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры, төзекләндерү эшләре тәмамланганнан соң, ачылу тантанасы Программа: 11.00 — 12.00 «Матур туганда» — иммерсив экскурсия 12:00 — 13:00 Рәсми ачылу тантанасы 13:00 — 16:00 «Иҗади лаборатория» — балалар һәм студентлар өчен уку-укыту һәм күңел ачу чаралары: «Китапта кунакта» — нәниләр өчен махсус программа «Минем беренче китабым» — үсмерләр…
          Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлеге шагыйрь, фәлсәфәче, нашир, алтынчы Закир Рәмиевнең (Дәрдемәнд) тууына 160 ел тулу уңаеннан яшь шагыйрьләр арасында иҗади конкурс игълан иткән иде. Бәйге әдәби иҗатка сәләтле шагыйрьләрне эзләп табу һәм аларның иҗади мөмкинлекләрен ачу максатыннан уздырыла. Конкурсның беренче туры читтән…
Сишәмбе, 28 Май 2019 22:23

Кайгы уртаклашу...

Озакка сузылган каты авырудан соң, язучы Рафис Корбанның хәләл җефете Әлфия ханым вафат булды. Мәрхүмәнең якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Ходай күркәм сабырлыклар бирсен...
Чаллы каласында бик күп талантлы каләм ияләре яши һәм илһамланып иҗат итә, әсәрләре газета-журналларда чыга, китап булып басыла. Шушы көннәрдә генә шәһәрнең үзәк китапханәсендә Татарстанның халык артисты, драматург Булат Сәлаховның “Яратылмый калган ярлар” исемле пьесалар җыентыгын тәкъдим итү кичәсе үтте. Әлеге затлы басма Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән һәм “Ел…
Мемориаль такта шагыйрь 1954 елдан 1999 елга кадәр яшәгән Себер тракты урамындагы 9/5нче йортта куелды.  Казанда танылган татар шагыйре, ТАССР һәм РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Мөхәммәд Садрига мемориаль такта куйдылар. Мемориаль такта шагыйрь 1954 елдан 1999 елга кадәр яшәгән Себер тракты урамындагы 9/5нче йорт диварына эленгән. Ачылу тантанасы Татарстан мәдәният…
Страница 1 из 104
Союз писателей РТ