Җомга, 14 Апрель 2017 10:52

“Авыл яши җанда моң булып”

Язучы, шагыйрь, академик, икътисад фәннәре докторы, бакчачы Фарсель Зыятдинов исеме күпләргә таныш. 13 апрель көнне Актаныш районында аның күпкырлы эшчәнлегенә багышланган бик матур иҗат кичәләре уздырылды. Фарсель абый белән бергә,  мәртәбәле кунаклар - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, ТР Язучылар  берлеге  рәисе Данил Салихов, ТРның Рәссамнар…
12 апрель көнне Чаллының Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында танылган язучы, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты Факил Сафинның иҗат эшчәнлегенә 45 ел тулуга багышланган «Тукай рухы яши йөрәкләрдә» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булып үтте. Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәгариф һәм яшьләр белән эшләү,…
Чәршәмбе, 12 Апрель 2017 15:17

Бөгелмәлеләр Хатыйп аганы зурлады

Күренекле тарихчы, мөгаллим, милләтпәрвәр, җәмәгать эшлеклесе (II Дәүләт Думасы депутаты...), төрмә-сөрген газапларын  күпләп кичергән, ахыр чиктә шәхес культы сәясәтенең корбаны булган Һади Атласиның (1876-1938) чирек гасырга якын гомере Бөгелмә белән бәйле. Нәкъ менә шуңа күрә дә бу төбәктәге милләттәшләребез аны аеруча якын күрәләр, бу олуг затка багышлап төрле чаралар уздырып…
11 апрельдә Арча мәдәният йортында Татарстанның халык артисты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Булат Салахов 65 яшьлек гомер бәйрәменә, иҗатташларын, Чаллы дәүләт театр коллективын туган ягына кунакка алып кайткан иде.  Бу көнне Арча районы тамашачысы Булат Салаховның “Яр” исемле лирик драмасын карады. Соңыннан шәхесне Арча районы мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов,…
Казан мәдәният идарәсенең үзәкләштерелгән китапханәсендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулу уңаеннан  Татарстан  Язучылар берлеге әгъзалары – берлек рәисе,танылган драматург Данил Салихов, Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат, Татарстанның атказанган сәнгать  эшлеклесе, галимә-шагыйрә, язучы Флёра Тарханова һәм  танылган язучы Әхәт Гаффар  укучылар белән очрашты. Әдипләр үзләренең иҗат…
" Татарстан - безнең уртак йортыбыз " Республика этно- мәдәни фестивале Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның берлеген hәм рухи яктан үзара баюын ныгыту, күп милләтле Татарстан мәдәниятын саклау, үстерү , популярлаштыру максатыннан оештырыла. Шушы уңайдан Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов җитәкләгән бер төркем язучылар - Элмира Шәрифуллина, Гәрәй Рәхим,…
Пәнҗешәмбе, 06 Апрель 2017 16:35

Тукайны искә алу

15 апрельдә 11.00 сәгатьтә Казанның Яңа татар бистәсендәге Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның каберенә чәчәкләр салу мәрасиме була. Чарага чакырып калабыз.
Страница 62 из 104
Союз писателей РТ