2017 елның 4 апрель көнне Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов җитәкчелегендәге бер төркем татар язучылары - Разил Вәлиев , Рәдиф Гаташ, Марсель Галиев, Равил Фәйзуллин, Ркаил Зәйдулла, Фәйрүзә Мөслимова, Илсөяр Ихсанова, Рәмис Аймәт Алтай Язучылар берлеге рәисе, халык шагыйре Бедюров Бронтой белән очрашты. Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе,Татарстанның…
Пәнҗешәмбе, 06 Апрель 2017 08:55

Матур туганда

    Эчкен татарлары Казанга өметләнә 25-31 март көннәрендә Курган өлкәсендә татар мәдәнияте көннәре үткәрелде. Чара 31 мартта өлкә башкаласында БТК башкарма комитеты бюросының күчмә утырышы белән тәмамланды. Без – эчкеннәр Элек-электән бу тарафларда яшәүче милләттәшләребезне эчкен татарлары дип йөртәләр. “XVI гасырда барлыкка килгән бу үзенчәлекле төркем себер, касыйм татарлары…
Сишәмбе, 04 Апрель 2017 15:09

Тукай рухы яши күңелләрдә

Күренекле әдип, композитор, җәмәгать эшлеклесе, Чаллы Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Язучылар берлегенең Г. Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, 2017 елга Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге премиясенә  кандидат Факил Миннемөхәммәт улы Сафинның иҗат эшчәнлегенә багышланган "Тукай рухы яши күңелләрдә", дигән әдәби-музыкаль композиция була. Кичә…
2017 елның 3 март көнне Татарстан Язучылар берлегендә Башкортостанда яшәп иҗат итүче татар язучылары белән очрашу булды. Даими рәвештә шәхсән очрашып, фикерләр алышып, ярдәмләшеп торулар еш булса да менә шундый зур төркемнән торган рәсми делегация белән очрашу тәүге мәртәбә иде. Вакыйга Татарстан Язучылар берлегенең Г. Тукай клубында узды. Килгән кунакларны…
(Казан, 4 апрель, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Халык шагыйре Разил Вәлиевнең 70 яшьлегенә багышланган кичә котлауларга корылган юбилей кичәсе буларак түгел, җырчы-шагыйрьнең иҗат кичәсе буларак әзерләнгән иде. Тамашачыга 4 сәгать буена затлы шигырьләр һәм җыр тыңлап ләззәтләнергә мөмкинлек булды. Кичәнең беренче өлешендә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының шигъри-музыкаль…
Март аеның соңгы көнендә шәһәребезнең "Энергетик" мәдәният сараенда Татарстанның халык шагыйре, күренекле сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиевнең иҗат кичәсе булып узды. Кичәнең Чаллыда узуы гаҗәп түгел, чөнки Разил ага шәһәребездә иҗат белән шөгыльләнә башлаган, биредә язучылар берлеген дә җитәкләгән. Бәйрәмне Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева алып барды. Ул…
Якшәмбе, 02 Апрель 2017 10:38

«Үз юлым – Своя строка»

Бүген Татарстан Язучылар берлегендә «Үз юлым – Своя строка» республикакүләм иҗади конкурс-лабораториясе катнашучылары белән очрашу  узды.  Танылган язучылар Нәбирә Гыйматдинова, Ркаил Зәйдулла, Халисә Ширмән яшь каләм тибрәтүчеләргә мастер-класслар үткәрде. Корнкурсның максаты Татарстанда проза өлкәсендә язучы яшь авторларны барлау һәм ачыклаудан гыйбарәт. Бәйге “Калеб” яшьләр буыны җыены, Бөтендөнья татар яшьләре форумы,Татарстан Республикасы…
Страница 63 из 104
Союз писателей РТ