2019 елның 20 маенда (дүшәмбе) Казанда фронтовик шагыйрь Мөхәммәд Садри истәлегенә мемориал такта ачыла. Истәлек тактасы Себер тракты 9/3 адресы буенча урнашкан йорт диварына куелган. Чарада Мөхәммәд Садриның туганнары, Татарстан Мәдәният министрлыгы вәкилләре,Татарстан язучылары катнаша.Казанлыларны һәм башкалабыз кунакларын истәлек тактасы ачуда катнашырга чакырабыз.Башлана - 12.00 сәгатьтә.
  Чаралар 12.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Бәйрәм программасында: «Екатерининская урамыннан Тукайга» – җәяүле һәм велосипед экскурсияләре, «Тукай&Китап әйләнеше», хәрәкәтчән фотоостаханә, сувенирлар һәм китаплар сату, 12.30 -  14.00 – ачык микрофон – Юнысовлар мәйданында Татарстан язучылары чыгышы ачык микрофон  Тукай урамында;  15.00- 16.00 – «Тукай моңнары» –  Татар…
Бүген Мамадыш район Мәдәният Сараенда шагыйрь, тәрҗемәче, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Мансур Сафинга 70 яшь тулуга багышланган кичә узды. Юбиляр адресына котлау сүзе белән Мамадыш районы хакимияте башлыгы Анатолий Иванов, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов чыгыш ясады. Кичә әдәби-музыкаль форматта узды
Островский урамы, 15 йортта урнашкан Татар китабы йорты – яңа милли интеллектуаль мәйдан. Ул - Казанның тарихи үзәгендәге үзенчәлекле язмышлы бина. Кайчандыр бирегә язучы Шәриф Камал янына 30-40 нчы елларда үз чорының иң күренекле шәхесләре җыелган: Кәрим Тинчурин, Кави Нәҗми, Салих Сәйдәшев, Гадел Кутуй, Фатих Кәрим, Александр Ключарев, Мансур Мозаффаров,…
  http://zainsk.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1470565.htm 14 майда "Энергетик» мәдәният сараенда район җитәкчелеге һәм киң җәмәгатьчелек, шулай ук республика башкаласы кунаклары катнашында якташыбыз Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов тууына 80 ел тулуга багышланган кичә узды. Хатыйп Миңнегуловны юбилее белән район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе, драматург Данил…
Бүген Зәй шәһәренең «Энергетик» Мәдәният Сараенда күренекле әдәбият галиме Хатыйп Миңнегуловка 80 яшь тулуга багышланган тантаналы очрашу була. Тантанада Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла, әдәбият галиме Фоат Галимуллин, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлекчәсе җитәкчесе Факил Сафин һ.б. катнаша. Башлана - 14.00 сәгатьтә
Страница 2 из 104
Союз писателей РТ