Яңалыклар - Татарстан язучылар берлеге
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мәгариф, сәламәтлек саклау, дәүләт идарәсе, фән һәм мәдәният, машина төзү, авыл хуҗалыгы һәм башка өлкәләрдә уңыш казанган хезмәткәрләргә Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының югары дәүләт бүләкләрен тапшырды. Шагыйрь, журналист һәм публицист, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы  Рәфикъ Юныс улы Юнысов «Фидакарь…
2018 елның 20 ноябрендә (11.00)Татарстан  Язучылар берлегенең Тукай клубында XIX «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенең ачылу тантанасы уза. Чарада бәйгедә катнашучылар, жюри әгъзалары, танылган язучылар, алдагы елларда бәйгенең Гран-при бүләгенә ия булган яшь язучылар катнаша.     «Иделем акчарлагы» бәйгесендә Татарстан Республикасында,  Россиянең башка төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүче яшь каләм ияләре…
Пәнҗешәмбе, 15 Ноябрь 2018 10:23

Чаллыда әдәби клуб эшли башлады!

Чаллы каласында Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге язучы-шагыйрьләрен һәм яшь иҗатчыларны берләштергән Әдәби клуб үз эшен башлап  җибәрде. Клуб әгъзаларының җыелу урыны Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче татар гимназиясе булуы да очраклы түгел, чөнки бу гамәлнең төп максаты – татар әдәбияты белән кызыксынучы балалар, егет-кызларны иҗатка тарту, ягъни бүгенге каләм…
Чәршәмбе, 14 Ноябрь 2018 11:32

Казан һава аланы кем исемен йөртер?

                                               Кадерле дуслар! Казан һава аланына  мәшһүр шәхес исемен кушу өчен тавыш бирү 2018 елның 30 ноябренә кадәр дәвам итә.  Нәтиҗәләр 5 декабрьдщ ясалачак. Конкурсның 3нче этабына  өч исем – Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Андрей Туполев исемнәре чыкты. Теркәлгән тавышлар саны буенча әлегә 1 урында – А.Туполев (2946), 2 урында…
  Кичә Татарстан Язучылар берлегендә татар язучысы,  журналист Вакыйф Нуриевның 60 яшьлек юбилей кичәсе узды. Кичәдә язучылар, җәмәгать эшлеклеләре, күренекле җырчылар, театр артистлары, юбилярның якташлары катнашты. Татарстан Республикасының Мəдəният министры урынбасары Дамир Натфуллин  Вакыйф Нуриевны юбилее белән котлады һәм аңа массакүлəм мəгълүмат чараларын үстерүгə зур өлеш керткəне һəм күп еллык…
Дүшәмбе, 12 Ноябрь 2018 14:52

Бүген!

Казан федераль университетында 12-14 ноябрьдә  «Аяз Гыйләҗев һәм аның дөнья, Россия мәдәниятендәге мирасы» һәм «Чыңгыз Айтматов иҗаты Көнчыгыш-Көнбатыш традицияләре контекстында» фәнни-практик конференцияләре уза.    
Страница 1 из 88
Союз писателей РТ