Яңалыклар - Татарстан язучылар берлеге
15 апрельдә Төркиянең Анкара һәм Стамбул шәһәрләрендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайны искә алу уңаеннан оештырылган митинглар булып узды. Татар халкының милли гимнына әверелгән “Туган тел” шигыре авторының һәйкәленә чәчәкләр кую тантанасында ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев катнашты. Бөек шагыйребезне искә алу…
    Казанның Яңа татар бистәсендәге Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның каберенә чәчәкләр салу мәрасиме үтте.   (Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тукай вафат булган көннең ел саен кояшсыз һәм яңгырлы-җилле булуы татар язучылары өчен метафорага әверелгән. “Тукай үзе белән күпмедер дәрәҗәдә дөньяның яктысын, җылысын алып китте. Әмма ул безнең…
Җомга, 14 Апрель 2017 10:52

“Авыл яши җанда моң булып”

Язучы, шагыйрь, академик, икътисад фәннәре докторы, бакчачы Фарсель Зыятдинов исеме күпләргә таныш. 13 апрель көнне Актаныш районында аның күпкырлы эшчәнлегенә багышланган бик матур иҗат кичәләре уздырылды. Фарсель абый белән бергә,  мәртәбәле кунаклар - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, ТР Язучылар  берлеге  рәисе Данил Салихов, ТРның Рәссамнар…
12 апрель көнне Чаллының Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында танылган язучы, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты Факил Сафинның иҗат эшчәнлегенә 45 ел тулуга багышланган «Тукай рухы яши йөрәкләрдә» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булып үтте. Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәгариф һәм яшьләр белән эшләү,…
Чәршәмбе, 12 Апрель 2017 15:17

Бөгелмәлеләр Хатыйп аганы зурлады

Күренекле тарихчы, мөгаллим, милләтпәрвәр, җәмәгать эшлеклесе (II Дәүләт Думасы депутаты...), төрмә-сөрген газапларын  күпләп кичергән, ахыр чиктә шәхес культы сәясәтенең корбаны булган Һади Атласиның (1876-1938) чирек гасырга якын гомере Бөгелмә белән бәйле. Нәкъ менә шуңа күрә дә бу төбәктәге милләттәшләребез аны аеруча якын күрәләр, бу олуг затка багышлап төрле чаралар уздырып…
11 апрельдә Арча мәдәният йортында Татарстанның халык артисты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Булат Салахов 65 яшьлек гомер бәйрәменә, иҗатташларын, Чаллы дәүләт театр коллективын туган ягына кунакка алып кайткан иде.  Бу көнне Арча районы тамашачысы Булат Салаховның “Яр” исемле лирик драмасын карады. Соңыннан шәхесне Арча районы мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов,…
Казан мәдәният идарәсенең үзәкләштерелгән китапханәсендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулу уңаеннан  Татарстан  Язучылар берлеге әгъзалары – берлек рәисе,танылган драматург Данил Салихов, Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат, Татарстанның атказанган сәнгать  эшлеклесе, галимә-шагыйрә, язучы Флёра Тарханова һәм  танылган язучы Әхәт Гаффар  укучылар белән очрашты. Әдипләр үзләренең иҗат…
Страница 55 из 98
Союз писателей РТ