Яңалыклар - Татарстан язучылар берлеге
Шимбә, 31 Декабрь 2016 11:24

Татар галиме янә астанада

Профессор Хатыйп Миңнегулов әле 23-25 ноябрьдә генә “Назарбаев Университеты” чакыруы буенча Казакъстан башкаласында булган иде.  Биредә ул бу ил бәйсезлегенең 25 еллыгына багышланган “Мәңгелек  илнең мәңгелек теле” исемле зур Халыкара симпозиумның пленар утырышында “Казакъ – татар әдәби  бәйләнешләре” темасына доклад ясады. Шулай ук “Каюм Насыйри исемендәге мәгърифәти-мәдәни  үзәктә” Астана татарлары,…
Чәршәмбе, 28 Декабрь 2016 16:02

Тукай клубында – Яңа ел тамашасы

29 декабрь көнне 17.00 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында Татарстанның атказанган артисты, юмор-сатира остасы Алмаз Хәмзин барлык язучыларны һәм әдәбият сөючеләрне “Тегермән шау” дип аталган Яңа ел тамашасына чакыра. Кичәгә рәхим итегез!
Дүшәмбе, 26 Декабрь 2016 13:00

Язучылар игътибарына

Хөрмәтле язучылар! 24 декабрь көнне Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрь һәм тәрҗемәче Николай Беляевның 80 нче яшендә йөрәге тибүдән туктады. Мәрхүм белән хушлашу 27 декабрьдә 10.00 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлеге бинасында (Мөштәри ур.,14) үткәрелә.
Дүшәмбе, 26 Декабрь 2016 10:55

НИКОЛАЙ БЕЛЯЕВ

Республикабыз җәмәгатьчелеге авыр югалтуга дучар булды. 24 декабрь көнне Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре шагыйрь һәм тәрҗемәче Николай Беляевның 80 нче яшендә йөрәге тибүдән туктады. Шагыйрь һәм тәрҗемәче Николай Николаевич Беляев 1937 елның 23 сентябрендә Ярославль шәһәрендә хезмәткәр гаиләсендә туа. 1948 елдан Казанда яши. 1955 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан…
Пәнҗешәмбе, 22 Декабрь 2016 11:50

Игътибар!

22 декабрь көнне Шигърият остаханәсенең чираттагы утырышы була. Утырышта М.Җәлил исемендәге Республика премиясенә һәм Һади Такташ исемендәге әдәби премиягә кандидатлар күрсәтү мәсьәләсе каралачак.  Башлана 14.00 сәгатьтә.
Чәршәмбе, 21 Декабрь 2016 01:48

«Актанышка кайта юлларым...»

Агымдагы елның 15 декабрь көнендә каләм әһелләре Актанышта җыелды. Район үзәгендә үткәрелгән әдәби чараларда Д.Салихов, Л.Лерон, Ф.Зыятдинов, Ф.Мөслимова, М.Әмирхан, Ф.Сафин, Ә.Моталлапов, Ә.Ситдыйкова, А.Әхмәтгалиева, М.Разов, Л.Гыйбадуллина һ.б. язучылар, шагыйрьләр катнаштылар.  Г.Афзал исемендәге әдәби премияне тапшыру кысаларында оештырылган әдәби чаралар мәктәпләрдә старт алды. Язучылар район үзәгендәге гомуми белем бирү урта мәктәпләрендә һәм…
Аксубайда “Туфан укулары“ның I зональ конкурсы үтте. Әлеге әдәби бәйрәм татар халкының күренекле шагыйре, язучы якташыбыз Хәсән Туфанның туган көненә багышланды. Бәйгегә Чистай, Нурлат, Алексеевск, Биләрдән һәм безнең районнан яшь татар шигъриятен сөючеләр җыелды. Бөек халык эшлеклесенең туган төбәгендәге очрашу дулкынландыргыч, иҗади мохиттә үтте. “Туфан укулары“на ТР Язучылар берлеге рәисе…
Страница 57 из 90
Союз писателей РТ